Фәния апа гомер биштәрендәге сагышларын үзе генә белә.
Күпләр аны шаян, ут ханым дисә дә, ул да елаган әлбәттә, тик чит-ятларга сер бирәсе килмичә, йөрәгендәге әрнүләрне тирәнрәк яшергән.
“Йөз чырага үрли”
Бер нәрсә хак – Теләче районының Күкчә авылында яшәүче Фәния апа Хәсәншина бүгенгәчә сынмаган, сыгылмаган.
– Атна саен балаларым кайта. Күршеләр белән көндәлек бер-беребезгә керешеп, бик тату яшибез. Зәмзәмия кодагыема рәхмәт, сине көтеп көтәккә әйләнгәнче дип, иртүк кар ерып, үзе хәл белергә килә. Ут инде! Чәй яңартып, өстәл янында озак сөйләшеп утырабыз. Исән балаларыбыз өчен куанабыз, мәрхүмнәре утка сала, сеңлем, яшермим. Бала хәсрәте кичергәннәр генә аңлый минем хәлне , – ди Фәния апа.
Югары Мәтәскә авылыннан килен булып төшкән нигезе аны ашлы да, зарлы да иткән.
– 8 бертуган идек, инде энем белән икебез генә исән. Беребез сабый чактан вафат. Олы абый 36 яшендә Волгорад шәһәрендә җирләнде. Икенче абыем йөрәктән – 50, апам яман шештән 40 яшендә үк китеп барды. Тагын бер апам астма белән чирли иде, 74 яшендә вафат булды. Казанда яшәүче апамны да озаттык. Бердәм идек, гөрләтеп яшәдек без, – ди Фәния апа.
Яшьлегендә ул да бертуганнары янында шәһәрдә яшәргә хыялланса да, калага урнашып та, барыбер авылга күченеп кайтырга мәҗбүр була.
– Әни авырый иде. Зиһене үк чуалды. Кыз балалардан мин төпчеге, апаларым читтә, барысы да гаиләле. Олыгайган көннәрендә әниләрне үстергән балалары тәрбияләргә тиеш бит. Ә авылда мине нинди эш көтеп торсын? Ферма! Бар хезмәтнең кулдан чагы иде, эшләдек тә эшләдек сеңлем, – ди Фәния апа.
Һәр чорның үз яшьләре. Фәния апа гармун тавышына зәлилә әйләнеп, халык җырларын җырлап юанган буын. Үзләре хәтта кичләрен спектакльләр да куялар әле.
– Рифкать безнең авылга Хәмит дусты белән килә иде. Хәмитнең йөргән кызы бар – Нәкыя. Рифкать белән күпме генә сөйләшеп йөрдек икән, хәтерләмим дә, урлап кайтып та китте. Өйдә көткәннәр көткәннәр дә, төн үзәгендә энем эзләп төшкән. “Апа бер әби янында йоклап ята, әйттем, тыңламады”, – дигән әниләргә. Тормыш башында ук аймылыш килмиләр, язмышым дип, кабул иттем. Төп йортта гомер иттек: өлкәннәрне дә көйләдем, кайткан-киткәнне кунак иттем, сынатмадым. Яңа өйләр җиткердек. Биш бала таптым. Рәхмәт, балаларны әнкәй үстереште. Кайнаналы чакны кире кайтарасы иде хәзер... Бала үстерүнең тәмен дә эш белән аңламаганмын. Итәгемә бала хәсрәтләре җыелгач, бер ялкыны гына да йөз чырага үрли, – ди Фәния апа.
“Ишетмәсә уянмый”
Ришат, Ринат, Фердинанд, Марс, Азат – имәндәй биш егет. Ләкин кырыс җилләргә имәннәр дә каршы тора алмый икән.
– Ришатым 35 елдан бирле гүрдә. 16 яше дә тулмаган иде, эчем авырта, диде. Эч китүе дә борчыды. Җәй, көне буе кырда чөгендер эшкәртәбез. Улым, әйдә хастаханәгә алып барам, дип тә әйтеп карадым. Эчем китә, анда мин нишләрмен икән, диде. Бездән диванда ятып кала иде, идәнгә төшеп тәгәри икән. Кырга Зәмзәмия кодагый эзләп килгән, нишләп улыңны идәнгә яткырдың, ди миңа. Ул елларны кодагый булмасак та аралашып яши идек. Ышанмадым. Кәтмәнемне ташлап кайтып киттем. Идәнгә матрас җәйгән дә, бөгәрләнгән. Болай булмый, дип җилтерәттем генә. Барып кердек, безгә кирәкле табиб юк. Сабага җибәрмәкчеләр. Үч иткәндәй, “Ашыгыч ярдәм” машинасының йөртүчесе исерек, диләр. Кичке сәгать дүрткә кадәр көттек. Эшкә дә барасым да бар, кичке савым көтә. “Апа кайтыгыз, иртәгә иртүк җыенып килерсез. Улыгызны үзем озата барам”, – диде бер шәфкать туташы. Икенче бер йөртүчене яллап, кичке якта гына юлга кузгалганнар. Йөкле бер ханымны да утыртканнар, аны да Сабага илтергә кирәк икән. Юлда әйләнгәннәр... Ничек исән калганнар диген. Фаҗига көтсә, абыныр өчен түмгәк кирәкми, тигез юлда да сөртенәсең. Барып җитүгә Ришатны операция өстәленә сузып салганнар. Сукыр эчәгесе шартлаган... Күрәчәкләрдер – табиб салмыш, рөхсәт итмәсә дә ярып җибәргән. Исерек кешене тыеп буламыни? Тиз эшләргә, коткарырга кирәк дигән дә бит ул... Ришат улым наркоздан да айныды, тик тернәкләнә алмады. Сыек шулпа эчерергә кушкач, бер-ике генә кашык каба да туктый. Корсагым шартлый хәзер, шулкадәр күп ашыйлармени, – ди дә, кире косып чыгара. Ашый алмады балакаем. 12 көннән кабат операциягә әзерләделәр. Бу юлысында хирургны да Казаннан чакырттылар. Бәхетсезгә гел җир каршы – күктә яшен, котырыплап яуды яңгыр. Вертолет белән ничек килеп җиткәннәрдер алар. Ришатка төне буе операция ясадылар. Таң белән, без тырышуын бик тырыштык, эчәгеләре дә ябышкан, канына инфекция дә таралган, дип чыгып әйттеләр. Ришат улым операция өстәлендә өзелгән. 8 нче сыйныфны бетергән егет яшәргә дә өлгермичә китеп барды, – ди Фәния апа.
Ринат улы Теләчедә үзе салган йортта гаиләсе белән яши. Хәләле Әлфия белән ике кыз үстергәннәр. Фердинанд улы да читтә, Казанда гомер итә, балалары өчәү!
– Фердинанд балалы хатынга өйләнде. Ул баланы үзеңнеке күреп яши алсаң гына өйләнәсең, дидем. Фердинанд үзе дә бер мәртәбә өйләнеп аерылган иде. Баласы булмады. Аерылган иргә кемнең саф кызын димлисең? Гөлнара киленемнән бик уңдык. Ранисны үзебезнеке иттек, чит бала түгел, үзебезнеке! Әле бит менә ул бала хәрби хезмәттән яраланып кайтты. Шартлаткычка басып, үкчәсен имгәткән. Бот итләре каерып ташланган... Хәрби госпитальдә 5 операция ясадылар. 8 ай хастаханәдә ятты. 6нчы операцияне Казанга кайткач ясатты. Һаман да дәвалана әле. Әти, арыдым инде, укол салырга урын калмады тәнемдә, ди икән балакаем. Янында гел Фердинанд, ул йөртә, шулай булырга тиеш тә, – ди әңгәмәдәшем.
Марс улы гарип, телсез-чукрак бала. Тумыштан ук түгел. Фәния апа аның сәбәбен табиблар ялгышлыгында күрә.
– Бер яшь тә ике айлык чагында эче китте. Туктамый гына. Бала хәлсезләнде, мин хәсрәттә. 18 көн хастаханәдә яттык. Табиблар нишләтергә дә белмәгәч, ахыр чиктә улымның кулларын бәйләделәр дә баш миенә система куйдылар. Анда койган дару... Менә шуннан соң икенчеләнде дә ул. Дөрес, каенанамның да, каенатамның да нәселләрендә тумыштан телсез-чукрак балалар бар. Ә бит Марс бишектә чакта идәнгә катырак бассаң да уяна иде. Ишетмәсә уянмый ул. Сүзләр дә әйткәләде. Рифкатьнең Казанда яшәүче сеңлесе Сәриянең кайтканын тәрәзәдән күрсә, апа дип кычкыра иде. Мәктәп яшенә җиткәч, министрлыктан язулар табыштырып, без аны Казанга илттек. Махсус мәктәпкә. Ул чаклар искә төшә дә утырып елыйм. Болай да жәлләп, канат астыннан чыгармыйча үстердек. Бер баргач нинди тормыш икәнлеген белә бит, ялга алып кайкач, китмәс өчен тырышулары... Автобуска утырып китәбез, безнең тукталыш җиткәч, урындыкка чытырдап ябыша. Кулларын көчкә куптарып алам да, өстерәп диярлек төшәм. Урамнан барганда атламый, мин сөйрим... Каршыга килүче апайлар, ник улыңны рәнҗетәсең, дип мине орышалар иде. Үзем елыйм, Марс кәҗәләнә. Калдырып киткәндә ул үкереп елый... Автобуска утыргач, өйгә кадәр үзем елап кайтам. Ризык пешергән саен күздән яшь кипми иде, Марска ашата алмыйм бит, тамагы тукмы икән дип кайгырам. Ә анда Марсның үзен бик яраттылар. Барган саен күрәм, муенына ачкыч эленгән моның. Нәрсә бу, дим. Йокы бүлмәләренеке икән, башкаларга бирсәк, югалталар, Марс бик тәртипле, җаваплы, дип аңлаттылар. Анда ул радиотехника түгәрәгенә йөргән. Укытучысы бик әйбәт кеше булып чыкты, күп нәрсәгә өйрәтте. Казанга барган саен, шул укытучысы янына кереп, күрешмичә кайтмый иде. Без аны кызганып, авылда гына тотсак, белемле дә, һөнәрле дә итә алмый идек, – ди Фәния апа.
Мәрхүм Марсны бөтен Теләчегә бер данлыклы оста иде, диләр. Ватылган телевизор, радио ише көнкүреш техникасын төзәттерергә дип кайлардан гына килмиләр.
– Бөтен детален сүтеп, чәчеп ташлый да, төзәтеп, җыеп бирә иде, исең китәрлек. Техниканың рәтен белгәч, күп җирдә эшләде. Тик хезмәтенә генә акча белән түләмәделәр. Хәмер каптыралар иде. Менә шулай эчәргә өйрәнде. Үләсе көнендә өйгә машина белән кайтардылар. Төште тә, теге машинага кулын болгап калды. Борылып, капкага таба атлыйм дигәндә егылды. Тәрәзәдән карап торам бит. Йөгереп чыктым, күтәрә алмыйм. Гәүдәле иде мәрхүм. Күршебез Илнур белән ләгәнгә салып, тартып кердек. Өйгә кадәр ничек кирәк алай, күтәреп. Хәлдән язып, ишек төбенә кертеп салдык та, айныгач үзе торыр, дидем. Күрше кешесен тилмертмәдем. Марсның яныннан да китмәдем үзем, җайлап кына чишендердем. Башын да күтәреп карыйм, яны белән борам, селкенми дә. Шул арада косып та җибәрде, борыннан кан китте. Фельдшерга дәштем, ул “Ашыгыч ярдәм” чакыртты. Йөрәк... Реанимациядә табиблар кулында үлеп китте. Болай да йөрәк өянәге белән туган иде. Табиблар, бездә аңа яраклы махсус клапаннар юк, Ходай биргән гомерен яшәр, тимибез, дигәннәр иде. Рифкатьне җирләп, 5 кенә ай вакыт үткән иде, – ди Фәния апа.
Мәрхүм Рифкать абый гомере буе тракторчы булып эшләгән, соңгы көннәрендә яман шеш белән чирләгән. Соңга калып белгәннәр шул... Яман шеш бөтен җиренә таралырга өлгергән.
– Бер мәртәбә дә зарланмады. Дөрес, соңгы ике елында абзарга чыгып аяк та басмады. Тирес исе тынымны буа, диде. Томографиягә алып баргач, ике көнлек гомере калган, азаплап, табиблар саен йөртмәгез, дигәннәр. Укол гына кадап тордым. Ашый алмады, бичара. Соңгы көннәрендә сызланып, кычкырыплар ятты. Тавышы урамга кадәр ишетелә иде. Иртән, үз кулымда өзелде. Үләсе кешенең күз нурлары коела икән, аның да карашлары бозга әйләнде, – ди Фәния апа. – Миңа карый, мине күрми шикелле. Мин дә күзенә карыйм, карашларыбыз очрашмый...
Азат улы да гаиләсе белән шәһәрдә яши. Ләкин төпчек егетнең киләчәктә туган нигезгә кайтыр исәбе юк, дилбегәне Фердинанд абыйсына биргән.
–Фердинанд улым араларында авылны ярата. Лаеклы ялга чыккач та Гөлнараны алам да авылга кайтам, таш арасында кысылып ятмыйм әле, ди. Рәхмәт, бер эш кулыма тими, балалар кайталалар да җыйнаулашып эшләп китәләр. Миннән дә бәхетле әни юк дим авылда! – ди Фәния апа.
Фото: https://vk.com/s_kukcha төркеменнән һәм шәхси архивтан
Комментарийлар