Кирегә юл юк, тормыш арбасын ничек тә тартып яшәргә кирәк иде. Балалар үсеп буй җиттеләр, Нәсим калага укырга китте, Әнисә имтиханнарына әзерләнде. Аяз көнне яшен суккандай, Айнур беркөнне исереп кайтты. Бусагадан атлап керүе булды, барысын да пыран-заран китереп, идәнгә бәрде. Әнисә, бүлмәдән чыгып, әтисен мондый кыяфәттә күреп өнсез калды. Бер генә тапкыр да хәмер суы эчми иде бит Айнур. «Кемнәр генә юлына аркылы чыккан соң шушының?» – дип уйлады әнисе.
Шушы көннән соң Айнурның аек килеш кайтулары сирәгәйде, дуслары белән көн дә бәйрәм уздырулары ешайды. Эштән дә ике куылып, ике чакырылды. Ә иң аянычы – кызына сюрприз ясап, йортка хатын алып кайтты Айнур. Сап-сары чәчле, зур күкрәкле, кызыл иренле бу хатын-кыз ишектән керә-керешкә үк беркемгә дә ошамады. Түрдә намазын укыган карчык аның белән исәнләшеп тә тормады, тәсбихын тартуын дәвам итте. Ә Әнисә мәктәптән генә кайтып кергән иде. Өйгә хуҗабикә булган бу хатыннан да бигрәк, әтисенә аптырап карады ул: «Син кемне алып кайттың?» – диде калтыранган тавышы белән. Әтисенә гомерендә бер генә дә каршы сүз әйтә алмаган кызның беренче дорфа кылануы иде бу. Айнур, тезләренә утырган сөйгәнен назлады да, кызы янынарак килеп басты:
– Кызым, таныш бул – бу минем булачак хатыным – Луиза, – диде.
Шушы җөмлә Әнисәгә җитә калды, ул күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде:
– Әти, сиңа без – балаларың алдында оят түгелме? Хурлык бит бу! Әнине уйлар идең әзрәк!
– Кызым, әниең юк бит инде, миңа ялгыз яшәве кыен.
– Син ялгыз түгел, әти, ике балаң, әбиебез бар.
Айнур аңа хатын-кыз белән яшәү бәхете турында сөйли башлады, Әнисә үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде. Ә Луиза бу йортта бик тиз хуҗа булды, аның һәр әйткән сүзенә өйдәгеләр колак салырга тиеш иде. Хатын, йокысыннан торганчы, өйдәге эшләр эшләнгән була, шуңа күрә ул канәгать йөз белән бизәнергә утыра. Бүген «подружкасы» белән күрешсә, иртәгә районга концертка барырга планлаштырды.
Әнисә дус кызларында кунарга ияләште, яшь хатын соң кайткан чакларда гына бүлмәсендә йоклады. Ә берсендә ул үзенең кыйммәтле алкалары, йөзекләре югалганын сизде. Әтисенә әйтеп мәгънә тапмагач, кич белән чәй эчеп утырган Луиза янына керде:
– Әтинең хатыны булуың – минем алкаларыма тияргә ярый дигән сүз түгел, – дип тавыш күтәрде кыз. Луиза аны ишетмәмешкә салышты, телевизорның тавышын катырак ачты.
– Әгәр алкаларымны хәзер үк кайтармасаң, мин сине полициягә әйтәм! – дип янады Әнисә. Луизаның дәшми чарасы юк иде, ул алкалар турында бер ни дә белмәве турында әйтте. Барысына да каенанасын гаепләде. Әбисенең алка урламаганын кыз белә иде, шуңа күрә Луизаның каршыннан китмәде. Яшь хатын, күкрәкләрен киереп өстәлдән торды да, кызның битенә китереп сукты:
– Мин сиңа анаң гына булмам! Шушы башың белән үзеннән зур кешеләргә тавыш күтәреп тор тагын! Алкаларың миңа нигә хаҗәт булсын, үземнең алтыннарым да җитәрлек! – дип чыгып китте.
Әнисә ачырлаганып елады. Ул бүген үк киемнәрен җыеп, өйдән чыгып китәргә әзер иде. Иң кызганычы – әнисеннән калган истәлек алкаларын югалтты бит ул, үзенеке булса, алай тавыш та күтәрмәс иде.
...Айнурны, эштән кайтышлый, капка төбендә чит машина каршы алды. Кызының өйдән зур-зур сумкалар ташыганын күргәч, эшләр мөшкел булуын аңлады. Әнисә әтисе белән исәнләшеп тормады, әбисе белән саубуллаша иде:
– Әби, мин тиздән сине дә алып китәчәкмен. Син кайгырма, яме? Яңа тормышка ияләшим дә, без бергә яши башларбыз.
Әбисе аның җилкәсеннән сөйде, юлына дип акча тоттырды. Айнур кызы янына килде:
– Әнисә, нишләвең бу? Акылдан язуыңмы?
Кызы, машинага кереп утырды. Үзе һаман күз яшьләрен сөртә-сөртә әбисе белән саубуллашты. Машина кузгалып кына киткәндә, тәрәзәне ачып, әтисенә дәште:
– Син бер ялгызың калгач, безне искә төшерәчәксең әле, әти. Ләкин син үзең шулай теләдең.
Машина, озын эзләр салып, авылдан чыгып китте. Айнур «ярык тагарак» белән авылда гомер итә башлады. Көн саен салкын чәй, тозсыз аш белән каршы алды аны хатыны. Кызы белән улы әбиләрен үз тәрбияләренә алгач, Луизасы белән икәү генә калдылар. Бүген дә «иңнәрен иңгә куеп» яшәп ята әлеге пар. Ләкин баштагы кебек өйләреннән яктылык, җылылык бөркелми инде. Айнур эштә көн уздырса, Луизасы бәйрәмнән бәйрәмгә йөри.
Менә шундый язмышлы кешеләр дә була икән тормышта. Алар хакында уйлаган саен, Аллаһтан сабырлык һәм тыныч тормыш сорыйм...
Нурсилә Г.
Биектау.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар