Улымның бер кыз белән очрашуын белгәч, башта бик шатланган идем. Ләкин иртәрәк сөенгәнмен икән. Йөргән кызын өйгә алып кайткач, “шок” хәлендә булдым, чөнки теге кызга 30 яшьләр иде. Ә улыма ул вакытта 21 яшь иде.
Мин аны ямьсез дип әйтә алмыйм, әмма матур да түгел. Кай җире белән улымны үзенә карата алган икән?! Боларны һичшиксез аерырга кирәк дип уйладым. Бу хакта иремә дә әйттем. Аның исе дә китмәде, “озак йөрмәячәкләр алар, юкка борчылма”, диде.
Инде өч ел узды. Ә алар һаман бергә. Инде бергә яшиләр. Килен дигәнем бераз үзен карый башлады, яхшы якка үзгәрде. Дәрәҗәле эштә эшли дип беләм, чөнки аның хезмәт хакы барыбызныкыннан да күбрәк. Ләкин яшь аермасы җаныма тынычлык бирми! Ирем дә үз фикереннән кире кайтмый, “озакка бармас” ди.
Мин аларның икесенә дә чын күңелдән бәхет телим. Ләкин көннәрдән бер көнне аерылышсалар, улым бөтенләйгә мәхәббәттән ваз кичмәсә ярар иде дип тә куркам.
Земфира, Түбән Кама
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
7
0
Көяләнмә, ханым, миннке 7 ел яши инде. Яшьтә түгел хикмәт, ә аерылып сиңа кайтыр утырса, әйбәтме? Җитәкләп илтеп куярдай булырсың, яшәсеннәр. Сез дә вакытында үзегез теләгән кешегә чыккансыздыр бит.. Вакыт һәр нәрсәгә үз бәясен бирә һәм кирәк икән ноктамын да куя. Яшьне алып кайтып, күтегезгә утырта торган булса? Вәйт, шул чпгында үкенерсез. Бәлки ул хатын аның бәхетедер. Улыгызның бәхетле булкын теләсәгез, авызыгызны ябасыз.. Һәм күтне кысабыз
0
0
2
0
Минем кызыма 32 иде,эшендэ 21 яшьлек егет бик яратып йорде... Эх эни,30 яшь булса иде ана...Егет узе тырыш,акылы да эйбэт,ботен нэрсэсе бар шул яшендэ, диеп кызым ах итте инде... Хатын-кыз тиз картая,ничек кенэ узенне карасан да,тормышымны анын белэн бэйли алмыйм, эти - энисенэ дэ шок булыр,рэнжешле мэхэббэт кирэкми мина,дип кире какты.
0
0
2
0
Булачак киленнэрегезгэ Аллах тэгалэ коч хэм сабырлык бирсен
0
0
6
1
Бэлки сезнен улыгыз анын белэн бэхетледер, нигэ сез борчыласыз юкка, э яшь кыз алып тонге клубтан кайтмый йорсэ, малаенны кешегэ санамый яшэсэ, хэзерге яшь кызларнын торле е бар, алла сакласын, яшэсеннэр бэхетле булсыннар. Ин мохиме кешесе, кеше булсын. Монда сезнен малайга куркасы тугел, э ул кыз бала нишлэр менэ еллар узу белэн ирлэр кубрэк читкэ карый башлый, ул кызга уйланырга кирэк, сезгэ тугел. Ирлэр алар ташлыйда китэ, хатын кыз кала яралы йорэген тотып.
0
0
3
0
Кысылмагыз ин эибэт, узлэре белэдер
0
0