Балаларына гомер биреп, аларны акыллы, тәртипле, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстергән гаиләләр Кукмара районы Вахит авылында аз түгел. Шуларның берсе – Ләбибә апа белән Рәкыйп абый Нигъмәтуллиннар гаиләсе.
Тату, матур гаиләдә балалар да тәртипле, тырыш, эшчән булып үсә.
“Үземне мактауларын бик үк яратмыйм. Булганына шөкер итеп яшибез инде без”, – дип каршы алды безне Ләбибә апа. Авылның ничә буын кешесенә аң-белем биргән, бөтен гомерен шушы игелекле һәм авыр хезмәткә багышлаган хөрмәтле укытучы да, авылның остабикәсе дә икән әле ул. Хәтер йомгакларын сүтә-сүтә яшьлегенә “кайтып китте ул”.
“Әнә, күрче, күпме бала сиңа текәлгән”
...Мәктәпкә ашкынып бара, бик яратып укый. Зиһенле бала була, кечкенәдән белем алырга омтыла Ләбибә. Мөгаллимнәренең һәр сөйләгән сүзен йотлыгып тыңлый. “Әнә, күрче, күпме баланың күзе сиңа текәлгән булачак бит”, – остаз булу теләге күңелендә балачактан ук “эзәрлекли” аны. Туган авылы Аман-Оштырма авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, район үзәге Кукмарада интернатта торып мәктәптә укуын дәвам итә кыз. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Балачактагы хыялы тәки тынгы бирми бит аңа.
Баскан җирендә ут чыгара торган, үткен кызның боегып басып торуын күргән мәктәп директоры эшкә калырга чакыра. Шул рәвешле, яңа гына аттестат алган Ләбибә Кукмара урта мәктәбендә пионерлар әйдаманы булып эшли башлый. Чая кызны мәгариф җитәкчелеге дә күреп ала.
– 1964 елның декабре иде бу. “Вахит дигән авылга дүрт айга гына эшләп торырга укытучы эзлим. Андагы мөгаллимә декрет ялына киткән иде”, – дип эш урыны тәкъдим итте миңа район мәгариф бүлеге башлыгы. Бармыйммы соң, күптәнге хыялым бит, – дип сөйли Ләбибә апа. – Вахитка килүем турында китап язарлык, билләһи. Юлсызлык, җитмәсә, чатнама суык көн. Кукмарадан туры гына барып җитеп булмый. Купка авылы аша, төрле юлаучыларга утырып, Олыяз авылына килеп җиттем. Бер кулымда чемодан, икенчесендә сумка, аягымда ботинка. Әллә ничә кешенең капкасына шакып карадым. Беркем дә төн кунарга кертмәде. Ахыр чиктә, берәрсенең ишек төбендә дә кунып чыгарга риза булыр дәрәҗәгә җиттем. Караңгы, кар ерып барам. Бер ишегалдында апа басып тора, әһә, минәйтәм, ничек тә булса, аңа килеп ялварыйм. Жәлләп булса да, кертмәсме, дим, – ди ветеран укытучы.
Ләкин әлеге апа да япь-яшь кызның хәленә керми. Ярдәм итәр, алып кереп кундыру урынында аңа бер юлаучы табып бирә.
“Артка юл юк, язмышым шулдыр”
– Олы юлдан алпан-тилпән бер егет килә. Шул апай аңа таба ымлады: «Сеңлем, курыкма, бу әшәке егет түгел, аңа ышан, кая кирәк шунда озатып куяр”, – ди. Кая анда яшь кызга ярдәм кулы сузу. Артка юл юк, ни булса шул булыр инде, язмышым шулдыр, дидем дә, теге егет артыннан иярдем. Бәхетемә сәфәрдәшем бик күңелле егет булып чыкты. “Вахит монда гына, әйдә киттек”, – ди. Юлыбыз зур елга аша уза, ничәмә-ничә чакрым бара-бара, теге егет айнып бетте. Аның кулында сумкалар, чемоданым. Елгадан чыгуыбыз бер кызык, аннан шуа-шуа чыктык. Тауга менеп киттем, аяк тулы кар. Каядыр еракта ут шәйләнә. Эчкә җылы йөгерде, димәк, бер авылга килеп җиттек. Бу егет тә кызык кына: “Менә мин сине озата килдем, олы юлга кадәр мине дә озатып куярсың", – ди. Кыз кешедән үзен озаттырмакчы! Балыклы авылында туганнарым яши, шуларда төн кунармын да, икенче көнне юлга кузгалырмын, дип исәпләдем. Аларга чаклы озатып куйды бу. Балыклыда төн кундым. Менә шулай мең бәлаләр белән Вахитка килеп җиттем, беренче мәлләрдә мәктәп директорында яшәп тордым. Аннан соң бер әбигә фатирга кердем. Хәзер башымнан кичкән маҗараларны искә төшерәм дә шаккатып куям, ничек тәвәккәлләдем, курыкмыйча бер белмәгән җиргә чыгып киткәнмен бит. Ярый ла, юлымда яхшы, чиста күңелле кешеләр туры килгән.
Баштанаяк белем бирү дәрьясына килеп чума, мәктәптән кайтып керми яшь кыз, нинди генә чаралар оештырмый. Укытучы булу, такта янына басып балаларга дәрес аңлату, фән серләренә төшендерү хыялы чынга ашты, ләбаса, аның. Хезмәтен яратып, бөтен барлыгы белән бирелеп башкара ул.
- 19 яшьлек кызга 28 бала текәлеп карый. Һәркайсының күзендә өмет чаткысы. Йә син аларны кызыксындыра аласың, йә эленке-салынкы йөриячәк инде. Төрле чаклар булса да, бер генә тапкыр да әлеге һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады, – Ләбибә апа. – Әтинең исемен кушып та эндәшмәделәр, әле дә мин элекке укучыларым өчен – Ләбибә апай.
Сабантуй диюем безнең ярәшү булып чыкты
Беренче һәм гомерлек мәхәббәтен дә ул Вахит авылында очрата.
- Гайникамал исемле апага урнаштым, ә аның уты юк. Ике бүлмәле кечкенә генә өй. Миңа өй эшләре, дәфтәрләр тикшерергә кирәк. Әби белән утырып уйлаштык та, электрик чакыртырга булдык. Яңа гына Биектауда электрикка укып кайткан, озын буйлы егет килеп керде. Рәкыйп исемле икән. Шулай таныштык, - дип көлә Ләбибә апа.
Чибәр кызга егет гашыйк булган бит. Юк сәбәпне бар итеп яшь укытучы янына килгәли башлый. Башта кыз аның белән аралашудан тайчана. Әмма мәхәббәт үзенекен итә.
- Яңа елны бергә каршыладык. Җәй көне мотоциклы белән безнең авылыбызга килде, Сабантуй күрсәтәм, кич төшереп куярмын, ди үзе хәйләкәр. Өстемдә нечкә, җәйге күлмәк. Апаем да куәтли, кич белән алып куям диде бит, курыкма, бар, ди. Утырдым да киттем инде. Әмма бу кыз урлау булып чыккан икән, - Ләбибә апа шунда ире Рәкыйп абый ягына карап көлеп куя, - Сабантуй диюем безнең ярәшү булып чыкты. Шул баруымнан Вахитта мәңгегә калдым. Өстеңә алмаш күлмәгең булмыйча кияүгә чык инде. Баштан әтинең сүзеннән бик курыктым. Әти-әнинең бер тиен акчалары, бирнә бирергә әйберләре юк. Әтием әрли, артыңнан әниең егылып калды бит, ди. Мин дә югалып калмадым: “Соң күреп тордыгыз бит, мин – кыз, ул – егет кеше. Билгеле инде аның ни өчен килүе, үз кулларыгыз белән утыртып җибәрдегез бит”, дип каршы тордым.
Ләбибә апаның әтисе бер аяксыз гына була, агач кискәндә фаҗига килеп чыгып аягын югалта. Юклык белән үскәнгә, авырлыкның да ни икәне яхшы таныш аларга. Ни бар шуны юнәтеп туй итә алар.
Үрнәк булып яшиләр
Яшь парның беренче сабыйлары Лилия дөньяга килә. Яшь ана укытуын да өзми, бала үстергән арада өенә килгән балаларга дәрес бирергә дә өлгерә. Гаилә тормышына шатлык өстенә ямь өстәп, Рәдиф, Рәис һәм Фәнис туа. Озаклап декрет ялларында утырырга туры килми Ләбибә апага, каенанасы балаларны үстерешергә ул булыша.
Укытучы хезмәтенең ни чаклы мәшәкатьле булуын һәркем белә: дәфтәрләр тикшерәсе, киләсе дәрескә план язасы. Кыскасы, тавык та чүпләп бетерә алмастыр алар эшен. Ләбибә апа Вахит авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы эшеннән тыш, берара директор вазыйфаларын да башкара.
Әлбәттә, Рәкыйп абый белән аңлашып, бер-береңә терәк булып яшәмәсәң, моның чаклы авыр йөкне тартып баруы ай-һай кыен. Нигъмәтуллинар исә авылда һәркемгә үрнәк булырлык итеп яши. Рәкыйп абый озак еллар электромонтер, аннары комбайнчы булып эшли. Кулыннан килмәгән эше юк. Тирә-якта оста буларак дан казанган, заказ буенча калайдан бизәкле тәрәзә кырлары ясаган, машина-тракторлар ремонтлаган, балта эшенә дә осталыгы турында аерым язарлык. Авылдагы һәр өйгә аның кулы тими калмаган, дисәм ялгыш булыр, мөгаен.
– Кайчак ерак авылларга тәрәзә йөзлекләре куешырга, булышырга үзем дә бара идем әле. Кырык елга якын каенанам, иремнең апасы белән бергә бер нигездә яшәдек, урамга тавыш-тыныбыз чыкмады. Сөбханалла дип яшибез. Бөтенебез бергә җыелсак: оныклар, балалар – 29 булабыз. - ди Ләбибә апа шөкерана кылып.
“Үзең дәү әни, ә үзең бөтен нәрсәне беләсең”
Барысы да матур гаиләләр корган, балалар үстерәләр. Ләбибә апа белән Рәкыйп абый бүген төп нигездә төпчек улы Фәнис гаиләсе белән яши, Киленнәре Раилә, каенанасы кебек үк, башлангыч сыйныф укытучысы.
- Оныклар белән мәш киләбез, - дип сөенә ветеран укытучы. - Яныбыздагы ике оныгым кызлар, хәзер берсе 8нче сыйныфта, берсе 6нчыда укый. Кайчак шулай әниләре күрмәгәндә өй эшләре эшләргә булышам, бергәләшеп иншалар язабыз. Кечкенәсе шаккатып: “Үзең дәү әни, ә үзең бөтен нәрсәне беләсең”, ди. Киленем Раилә дә киңәшләшә минем белән, елдан-ел уку-укытуга карата таләпләр арта гына бит, укытучының эше гаять катлауланды. Әле ярый безнең заманда компьютер юк иде дип сөенәм, юкса, күзсез калган булыр идем.
Уллары Фәнис абый үзенең хуҗалыгында техника ремонтлый, тракторлар җыя. Без килгәндә дә гаражында нидер эшли иде. Йортның һәр тактасын үзләре кагып чыккан.
Без дә Нигъмәтуллиннар гаиләсе тигез, күркәм тормыш теләп юлыбызга кузгалдык. Әле озак еллар чөкердәшеп, менә шулай бер-берегезнең күзенә генә карап, якыннарыгызның игелеген тоеп гомер кичерергә язсын сезгә.
Комментарийлар