16+

Хатынының сеңлесе белән яши

Дөньяда нинди генә гаиләләр, нинди генә язмышлар юк. Беркөнне хезмәттәшем бер хәл турында сөйләде.

Хатынының сеңлесе белән яши

Дөньяда нинди генә гаиләләр, нинди генә язмышлар юк. Беркөнне хезмәттәшем бер хәл турында сөйләде.

Әле дә шуны уйлап йөрим, чөнки башка сыймаслык хәл ул.

Хезмәттәшемнең (исеме Гөлия булсын) бертуган энесе бар. Гөлия янына килгәндә, бер-ике тапкыр күргәнем булды аны. “Сез бигрәк охшагансыз, икегез дә бик матур”, - дигәнем истә. Шул энесе ике ел элек өйләнде, балалары туды. Гөлия киленен мактап туя алмады, аш-су өлкәсендә дә бик уңган хатын, диде. Һәм менә көннәрдән беркөнне Гөлиянең энесе хатынының сеңлесе белән яши башлаган. Галәмәт! Ә иң аянычы шул: ул хатын аннан бала көтә. 

Киленнәре бу хәлдән бик бетеренгән. Нервылары какшап хастаханәдә дә ятып чыккан. Әти-әнисе аңа бик булыша, ә теге кызларына борылып та карамыйлар, ди. Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп буламени соң? Гөлия дә энесе белән элемтәне өзгән, килене яклы. Мин дә бик кызганам Гөлиянең киленен. Иң якын ике кешесе шундый адымга барсын әле. Ахыры ничек тәмамланыр, бер Аллаһ кына белә...

Альбина Д.
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

4

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Онытсын, нерв беьермасен

    Мөһим

    loading