Эзләсәң, сәбәп тә, сылтау да табыла инде ул. Бер танышларымның аерылышуына дин сәбәпче булды. Әйе, әйе, кешеләрне бары тик яхшылык кылырга гына өндәүче ислам дине.
Пар күгәрченнәр шикелле гөрләшеп, тормыштан тәм табып, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәп ятканда, гаилә башлыгы Камил (исемнәр үзгәртелде) ислам дине белән кызыксына башлаган. Башта элеккеге классташы белән мәчеткә җомга намазына барган. Анда танышы имам икән. Җомгадан җомгага ир үзенең дөрес яшәмәвен аңлый барган, догалар ятлаган, намаз укырга өйрәнгән. Тора-бара, биш вакыт намазын да, уразасын да калдырмаган. Лаеклы ялга чыкмаса да, яраткан эшен дә ташлаган.
Өйләренең иң түренә зур Коръән китабы кайтарып куйган да ул кушканча гына яшәргә тотынган: тәмәкедән баш тарткан, аракыны аңа кадәр дә күп эчмәсә дә, соңгы араларда бөтенләй авызына да алмаган. Хатыны Наилә иренең бу гамәлләренә башта бик сөенгән. Начарлык кылмаска тырышып, гөнаһтан куркып, тәнен дә, җанын да сафлап-пакьләп яшәгән иргә кем нинди сүз әйтсен ди инде?! Намаз укуның, ураза тотуның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар үзләре дә раслап тора ич. Кылган гамәлләреңнең ике дөньяга да файдалы булуы начар димени?! Исламда дингә көчләп кертү дөрес эш булмаса да, Камил әфәнде хатынының иманлы булмавын, дин тотмавын гаеп итә башлаган. Ләкин дәүләттән зур кредитлар алып, шәхси предприятие тоткан ханымның, таңнан торып, намаз укырга һич кенә дә мөмкинчелеге булмаган шул. Ул арзан товар эзләп, көннәр буе Камаз машинасында әле бер, әле икенче шәһәргә чапкан. Төн уртасында гына кайтып егылган чаклары бик күп булган эшмәкәр ханымның. Кәсеп итмичә насыйп булмый, диләр бит. Гаиләне карарга, буй җиткереп килгән ике баланы укытырга, киендерергә кирәк. Ә ир фани дөнья белән арасын көннән-көн ныграк өзгән. Аңа шул намазыннан, догаларыннан башка берни дә кирәк булмый башлаган. Төн уртасында товар юнәтеп, гаиләгә файда китереп кайткан, җеп өзәрлек тә хәле калмаслык булып арыган хатынның моңа ачуы да чыга башлаган.
Тормыш йөген берүзе тарта бит. Ничек болай яшәмәк кирәк?! Көннәрдән бер көнне ир дә бу «имансыз» хатын белән бер түбә астында була алмавын әйткән. «Йә намазга басасың да бергә яшибез, әгәр дә юк икән - аерылышабыз!» - дигән. Хатын да инде болай ни бергә, ни аерым түгел тормыштан тәмам туйган булган. Балалар да үскән, ятим калалар дип куркасы түгел. Икесенең дә үз тормышы. Озакламый өч тапкыр әйтелгән талак мәхәббәткә нигезләнгән уртак тормышны тәмам өзеп тә куя.
Комментарийлар