Икенче бер укучыбыз - шулай ук ялгызы гына яшәүче бабай. Алты баласы бар-барын, тик тормыш иптәшен җирләгәннән соң, чын мәгънәсендә япа-ялгыз калды бабай. Балалары белән элек тә дә юньләп аралашмаганнар. «Уртак тел таба алмадык, мине яратмыйлар», - ди. Үзе гомер буе акча җыйган. Пенсиясен дә банктагы исәп-хисап счетына күчереп барган. Туплый торгач, шактый җыелган. Хәзер менә 90 яшеннән узган бабай ул акчаларны кая куйыйм икән, дип баш вата. «Балаларыгызга бүлеп бирегез», - дигән фикеремне дә хупламады.
- Аларга мин кирәк түгел. Мине карамыйлар, яныма килеп хәлемне белмиләр, ник мин аларга гомер буе җыйган хәләл акчамны калдырырга тиеш?! - ди.
Хәер, балалары әтиләре янына килеп караган. Тик акча турында сүз чыккач, очрашу бәхәс, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырту белән төгәлләнгән. Бабайның йөрәк өянәге тоткан. Шулай да байлыкны үзең белән теге дөньяга алып китеп булмаганны аңлаган, күрәсең. Акчасының яртысын балаларына бүлеп биргән, тик бер шарт белән: балалар атна саен әтисе белән әнисен искә алып дога кылырга, мәчеткә сәдака бирергә, Коръән ашлары уздырырга тиеш.
Ялгыз кешеләрнең иң күбесе Япониядә икән. Биредә аларның тормышын уңайлы итәргә тырышалар. Әйтик, берүзе генә яшәүче кешеләр өчен кибетләрдә яшелчәләрне кечкенә капларда саталар. Алар өчен махсус роботлар да уйлап чыгарганнар. Роботлар хәрәкәтләнә, сине көннәр буе тыңлап утырырга да әзер. Хәтта «ашыгыч ярдәм» хезмәте дә чакырта беләләр. Безнең укучыларыбызга да ярап куяр иде бу робот-иптәшләр...
«Бар дөнья утында яныгыз, ялгызлык утында янмагыз», - дип җырлыйлармы әле? Ялгыз калу чынлап та яман. Кеше күңелендәге бушлык ялгызлыкка китерә, ди психологлар. Хәтта парлы кешеләр дә, тиешле игътибар булмаса, үзләрен ялгыз хис итә. Ялгызлар башкалардан читләшергә, үз эченә бикләнергә мөмкин.
- Мөселман кешесе беркайчан да ялгыз булмый, - ди Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. - Аллаһы ялгыз булмаган кешенең дә иң якын иптәше булырга тиеш, ә берүзе калган кеше намазга басса, дингә килсә, догалар кылса, Аллаһы аның иң якын дустына әйләнәчәк. Дин буенча, балалар әти-әнине хөрмәт итәргә, картаймыш көннәрендә тәрбия күрсәтергә тиешләр. Безнең бәхетебез әти-әнинең изге догасына бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Әүвәл миңа шөкер кылыгыз, аннары әти-әниегезгә шөкер кылыгыз», - ди. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтелмәсә, бер генә изге гамәл дә файда китермәс. Әти-әнигә мөнәсәбәт нинди булса, безнең балалардан үзебезгә карата да шундый караш булыр. Коръәндә шундый сүзләр бар: «Байлык, балалар - сынау». «Балалар - тормышның бизәге» дигәне дә бар. Сабыйлар тормыш бизәгенә әйләнсен өчен, без аларга дөрес, дини тәрбия бирергә тиеш. Аларның киләчәген кайгыртам дип, Аллаһыны онытырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар