16+

Халык соравы буенча

Тукай хаклы булган өчен микән, башка сәбәптәнме, бездә халыкны бик хөрмәт итәләр һәм бик күп эшләр халык соравы буенча эшләнә. Татарстанда гына түгел. Башкортстанда да шулай.

Халык соравы буенча

Тукай хаклы булган өчен микән, башка сәбәптәнме, бездә халыкны бик хөрмәт итәләр һәм бик күп эшләр халык соравы буенча эшләнә. Татарстанда гына түгел. Башкортстанда да шулай.

Мин беренче сыйныфка барган елны безнең авыл мәктәбендәге татарча әлифбаларны бетереп, мәктәп балаларын башкортча укытуга күчерделәр. Моңа бик чәчрәп каршы чыккан бер-ике апаны: «Барысы да ата-аналар теләге буенча, халык соравы буенча эшләнде», - дип тынычландырдылар. Халык соравы буенча булгач, безнең әти-әниләр артык каршы килеп маташмады инде. Алар, теле ачылу белән, Тукай шигырьләрен ятлап үскән буын ич инде, аңлап торалар - халык зур ул, көчле ул... Халыкка каршы килергә ярамый, аны хөрмәт итәргә кирәк. Шул халык соравын екмыйм дип, моңа кадәр мәктәптә егерме ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәнзилә апа да тиз арада башкортча өйрәнеп алды, безне дә шуңа өйрәтә башлады. Без дә халык теләген үтәргә тырыштык. Хәтта бер малаебыз: «Һин бит әни түгел, әсәй бит һин», - дип, әнисен дә укытмакчы булган. Тик әтисе ата-бабаның: «Анаңы сатыйм малай...» - дигән әйтемен кулланып каешын чажлатып алгач кына бу уеннан кире чигенгән.

Күпмедер вакыт узгач, халык соравы буенча, башкортча укытуны бетереп, урысчаны гына калдырдылар. Тагын кайберәүләр карышып караган: «Бетермәгез инде. Башкортча булса да укысыннар, үзебезнең телгә якын бит», - дигәннәр. Тик халык соравына артык карышып булмый ич инде. Ни генә әйтсәң дә, үз халкың сораган бит. Американнар яки нимесләр килеп сораса, бәлки каршы күтәрелеп тә чыгар идең. Ә монда - үзеңнеке.
Без урысча укып озак азапланмадык. Иң кызыгы вузга керер өчен имтихан бирергә баргач булды. Без, татар районнарыннан җыелган абитуриентлар, башкорт бүлегенә керергә чират торабыз. Ә Баймак, Бөрҗән якларыннан килгән асаба башкортлар - урыс бүлегенә керергә җыена. Чөнки нәкъ безнең якларда башкортча укыта башлаган елда, бу якларда башкортча укытуны бетереп, урысчага гына калдырганнар икән. Халык шундый җор бит инде ул. Тукай без туганчы ук әйтеп калдырган халыкның юморист икәнен. Халык теләген исәпкә алып биш ел укып чыкканнан соң, дәвер үзгәрә төште, милли мәктәпләр ачыла башлады. Башкорт теле һәм әдәбияты белгечлеге алган татарлар үз ягына кайтып татар теле һәм әдәбияты укытырга кереште. Урыс бүлеген тәмамлаган Баймак һәм Бөрҗән башкортлары үз ягына кайтып китте - башкорт теле һәм әдәбияты укытырга.

Тормыш шул рәвешле җайлана төште. Әмма ун-унбиш ел уздымы-юкмы, татар теле укытуны, халык теләге буенча, туктатырга мәҗбүр булдылар. Халык үз балаларын башкортча укытуны сораган. Татар халкы сораган. Татарның теләгенә каршы килеп буламыни инде?!. Һәм теге университетта башкорт теле һәм әдәбияты белгечлеге алган татар укытучылары, «эһ» тә итмичә, башкортча укытуга күчте.

Тагы берничә ел узуга, башкорт балаларын үз телендә укытуны да туктатыр­га мәҗбүр булдылар. Халык үз балаларын урысча укытуны теләгән... Башкорт халкы шулай теләгән. Республикага исем биргән халыкның бу теләген санга сукмасаң, ходай каршында ничек җавап бирерсең?!. Һәм Баймак, Бөрҗән як­ларына кайтып киткән рус теле һәм әдәбияты белгечләре үз балаларын урысча укытуга кереште.

Хәзер бу укытучыларның кайберләре кибеттә, кайберләре базарда эшли. Чөнки бик күп авылларның мәктәп­ләрен, халык соравы буенча, бөтенләй ябарга мәҗбүр булганнар. Халык беренче сыйныфта укучы балаларын күрше авылга йөртеп укытырга тели икән. Шуны теләп мәчетләргә бара, ходайдан ялвара: «Барлыгың хак, берлегең хак, ходайкаем, зинһар өчен, кечкенә улымны күрше авыл мәктәбенә укыту мөмкинлеге бир». Көне буе шуны уйлап йөри, төн уртасында шул хакта саташып уяна... Халыкның шундый самими теләген санламый ярамый ич инде. Американнар яки нимесләр килеп сораса, бәлки күтәрелеп тә чыгар идең. Бу очракта алай итеп булмый. Үз халкың бит ул!
Халык зур ул, көчле ул... Халык теләгенә чикләр юк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading