Хатаны күптән төзәтергә вакыт
Башкалабызның «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән чыкканда ишектә шундый язу тора: «ЧЫГҮ». Элек караган саен елмая идем, хәзер ачу килә башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Башкалабызның «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән чыкканда ишектә шундый язу тора: «ЧЫГҮ». Элек караган саен елмая идем, хәзер ачу килә башлады.
«Халык контроле» Республика порталы мәгълүматларына караганда, башта бу ишектәге язу дөрес, ә икенче бер ишеккә хаталы итеп «КЕРУ» дип язган булганнар. Әйтә торгач, анысын дөреслиләр, шул ук вакытта моңарчы дөрес язылган «ЧЫГУ»ны «ЧЫГҮ»гә әйләндереп китәләр.
Гозер порталга 21 сентябрьдә килеп ирешкән. «Халык контроле»ндә язылганча, мәсьәләне хәл итү эше Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт бүлегенә карый. Статусына караганда - эшләнүдә.
Дөресен генә әйткәндә, хатаны күптән төзәтергә вакыт иде. Чөнки башка массакүләм мәгълүмат чаралары моңа быелның май ахырларында ук игътибар итте («ШК», № 62). Шулай итеп, дүрт ай вакыт үтеп киткән, ә язу һаман да хаталы килеш кала бирә.
«Калган эшкә кар ява», ди халык. Бу әле йөзләгән хаталарның берсе һәм күзгә бәрелеп торганы гына. Киләсе елга башкалабызда Универсиада уздырасы бар. Оятка калмасак ярый. Ә аңарчы тагын берничә метро станциясе ачылырга тиеш. Алар да «Кәҗә бистәсе»ннән үрнәк алмагайлары...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар