Хатының ялгышкандыр, гаилә хакына кичерсәң, ничек булыр икән, дип тә карадым, тик Валерикның ачуы яман иде бугай.
- Юк, мин тиздән өйләнергә тиеш. Хатын эзлим әле үземә, теләсә кайсы милләттән булса да ярый, иң мөһиме - тугры булсын, - диде ул.
- Үзең тугры булдыңмы? - дигән соравыма Валерик елмаеп куйды. Юк та димәде, хыянәт иткәне турында да әйтмәде.
- Ирләргә ярый инде ул, физик теләкне канәгатьләндерү генә бит бу, ә хатын-кыз гашыйк булып куйса, бу инде барысы да бетте дигән сүз, - диде.
Редакциягә кайткач та, бу хакта еш уйланып утырдым. Фикерләремне туплап, компьютерымны гына кабызган идем, бүлмәгә даими укучыбыз килеп керде. Ул да күңелен бушатырга килгән икән. Туры килүен әйт, тагын шул бер балык башы, абзый хатынына хыянәт иткән булган, бу уй белән яшәве авыр, шуңа да барысын да сөйләсәм, җиңелрәк булыр, ди. Укучыбызның яше сиксәннән узган. Сөяркәсе белән 60 яшенә кадәр очрашып торганнар. Әле шушы көннәрдә дә шалтыратып караган элек йөргән хатынга. Тегесе генә, олыгаеп беткәч, очрашулардан баш тарткан.
- Барысы да яшь чакта ук башланды, - ди бабай. - Хатын акчаны хәтсез туздыра иде. Әйдә, хезмәт хакыбызны уртак итик, банкага салып барыйк, дип килештек. Әмма анда да акча кими башлады. Кыскасы, хатынга акчамны бирмәскә булдым. Аерым тота башладык. Ә әнисе аны котырткан, ирең акча бирми икән,син дә аңа бирмә, ягъни җенси мөнәсәбәтләрдә тыелып торыгыз, дигән. Хатын әнисен тыңлады. Көн саен бер сәбәп таба, тавыш куптара иде. Ә ул чакта эшкә бер чибәр генә табиб кыз килде. Бер күрүдә үк ошаттым аны. Берсендә ул миннән ярдәм сорады, дачасына тирес алып кайтып бирергә кирәк иде. Булыштым, бергә утырып чәй эчтек. Аның ирен ток сугып үтергән икән. Бик яшьли тол калган. Шуннан очраша башладык. Миңа 60 яшь тулганчы, ул минем сөяркәм булды. Ниләр генә эшләмәдем аның өчен, чәшке башлыклар, натураль туннар дисеңме... Барысын да алдым. Кыскасы, 20 елга сузылган читтәге мәхәббәтне хатын да сизде, аерылышмасак та, арабыз суынды, ул мине яратмый башлады. Бүген мәхәббәтемне керләгәнем өчен нык үкенәм, әмма соң инде. Шуңа да, туйларда теләк теләгәндә, мәхәббәтегезне саклагыз, арагызга ятлар кертмәгез, дип телим.
Психологлар, гомер буе бергә яшәгән парларның бер-берләренә хыянәт итү сәбәпләрен төгәл генә ачыклавы авыр, ди. Гадәттә, бертөрле көндәлек тормыштан туеп, хыянәткә баралар. Шулай ук үч алу максатыннан, җенси мөнәсәбәтләрдә канәгатьләнү булмаганнан, бергә яшәгән кешегә карата ярату хисләре сүнгәч тә, читләрне күзли башлыйлар. Шунысы кызык, күпләр хыянәткә ник барганын үзе дә аңлатып бирә алмый, аннары инде сөяркәгә ияләшкәч, аерыласы килми.
Арага хыянәт кертмәс өчен, психологлар гаилә парларына һәрвакытта да бер-беренә карата игътибарлы булырга, аңлашылмаучылыкларны вакытында уртага салып сөйләшергә, бер-береңнән серләр яшермәскә, сәяхәтләргә йөрергә, кыскасы, көндәлек тормышны кызыклы итәргә киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар