16+

«Хәмдүнәне телевизордан ни өчен си­рәк күрсәтәләр?»

Җәй көне Проспект базарына яшелчә, җи­ләк-җимеш сатарга чыгам мин. Узган җәйдә шунда кызыклы гына вакыйга булды. Бер сатучы Хәмдүнә Тимергалиеваны танымады. Җиләк алырга теләгән Хәмдүнә: «Бушатмыйча, чиләге белән генә бирегез әле», - дигән сатучы кызга. Ә сатучы исә җырчыны 7-8 метр ераклыкта урнашкан кибеткә чиләк алырга җибәргән.

Ак эшләпәсен Алла Пугачеваныкына охшатып кигән мөлаем йөзле Хәмдүнә Тимергалиеваны танып, бөтен базар «ах» иткән иде ул чакта. Күпләр җиләкне чиләге белән бирергә дә әзер иде үзенә. Тик җырчы бары тик Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы болынында үскән җиләкне сайлады шул. «Мин үзем дә җиләк җыярга бик яратам, бу җәйдә вакытым гына булмады», - дигән иде җиләкле дә, чиләкле дә булган җырчы.

Хәмдүнә Тимергалиева моң­лы тавышлы Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйроваларның дәвамчысы булды. Ни өчендер талантлы өлкән буын артисларыбызны, шул исәптән Хәмдүнәне дә экраннарда си­рәк күрсәтәләр хәзер. Күбрәк заманча җырлар яңгырый. Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» кебек халык­чан җырлары да сирәк ишетелә. Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйз­зәт сүзләренә язылган «Җәй айлары» җырын Илһам Шакиров башкаруында тыңларга бик ярата идем. Кызганыч, ул җырны аннан башка җырлаучы да юк. Югыйсә, гомерлек җырлар бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading