16+

Күңелле тукталыш – «Чишмәле»

Былтыр «Чишмәле» тукталышындагы агачлар һәм куаклар куенында яшеренгән камышлы күл кыска гына вакыт эчендә гөлбакчага әйләнде. Бу эшне башкалабызның Азино - 2 микрорайонында «Архитектор бюросы - 1» белгечләре проектына нигезләнеп, «Ак Барс Строй» оешмасы төзүчеләре башкарды. Хәзер бу сквер микрорайонда яшәүчеләрнең яраткан урыны. Биредә ял көннәрендә даими рәвештә чаралар уздырылып...

Былтыр «Чишмәле» тукталышындагы агачлар һәм куаклар куенында яшеренгән камышлы күл кыска гына вакыт эчендә гөлбакчага әйләнде. Бу эшне башкалабызның Азино - 2 микрорайонында «Архитектор бюросы - 1» белгечләре проектына нигезләнеп, «Ак Барс Строй» оешмасы төзүчеләре башкарды.

Хәзер бу сквер микрорайонда яшәүчеләрнең яраткан урыны. Биредә ял көннәрендә даими рәвештә чаралар уздырылып тора. Еш кына «Азино» балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре, укытучылары биредә укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләр, осталык дәресләре, концертлар оештыралар.

- Җәйге ялны ничек тә күңелле, шул ук вакытта файдалы итәргә тырышабыз, - ди «Азино» балалар иҗат үзәге җитәкчесе Фәридә Сөнгатуллина.

Узган ялда бәйрәмдә яшь җырчылар Динар Шәймәрданов, Марс Яруллин чыгыш ясады. Шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевның шәкертләре Әдилә Әхмәтшина, Айгөл Сибгатуллина, Рания Хөрмәтуллинаны да яратып тыңлады тамашачы. «Кураж» бию студиясе кызлары дәртле биюләре белән таң калдырды. Кыскасы, ял итәргә, судагы балыкларны, үрдәкләрне күзәтеп хозурланырга актив казанлылар «Чишмәле» тукталышына килә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading