16+

Лаврентьев урамында җир өчен талашалар

Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диелә халык әйтемендә. Хәзер инде сорап торуны да кирәккә санамыйлар.

Лаврентьев урамында җир өчен талашалар

Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диелә халык әйтемендә. Хәзер инде сорап торуны да кирәккә санамыйлар.

Яңа Савин районында Лаврентьев урамындагы 8 нче йорт ишегалдына 5 еллап элек, коммерция максатларында, кирпечтән тагын бер 9 катлы йорт төзеп куйдылар. 8 нче йортта яшәүчеләр күпме ризасызлык белдерсәләр дә, балалар мәйданчыгы җимерттерелеп, егермеләп зур агач киселеп, төзелеш барыбер үткәрелде. Лаврентьев урамында яңа барлыкка килгән 8а санлы йортта торак милекчеләр ширкәте (ТМШ) оешты. Шушы йорт август аенда ишегалды территориясендәге ике юлны шлагбаум белән үк бүлеп куйды. «Машиналар куярга урын җитми. Мәктәп спорт мәйданчыгына килүчеләр дә автомобильләрен безнең территориягә куялар», - дип акланмакчы ширкәт рәисе. Шәһәр хакимияте «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында һәм Универсиада шигарендә халыкны спортка җәлеп итәргә тырыша, ә болар киртә тудыра.
Шлагбаумнар урнаштырылу сәбәпле, 8 нче йортның бер подъездындагыларга автомобильләрен кую өчен урын калмады диярлек. Мәктәп белән йорт арасындагы шлагбаум, гомумән, юл-транспорт һәлакәтенә җирлек тудыра. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте, тиешле органнар Лаврентьев ур., 8а адресындагы ТМШның гамәлләре законга, техник кагыйдәләргә нигезләнгәнме, әллә юкмы икәнлеген тикшерсеннәр, мондый башбаштаклыкка чик куйсыннар иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading