16+

Мәмдәлдә Хәй Вахитны онытмыйлар

Узган гасыр урталарында әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Хәй Вахитны туган ягында бүген дә онытмыйлар.

Мәмдәлдә Хәй Вахитны онытмыйлар

Узган гасыр урталарында әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Хәй Вахитны туган ягында бүген дә онытмыйлар.

Һәр күзәнәге белән әдәбиятка, сәнгатькә береккән егет Биектау районының Мәмдәл авылында туып үскән. Яшьлегендә сугыш ачысын да татый ул. Фронт юлларын узган Х.Вахитка Казан дәүләт консерваториясендә укырга насыйп була. Үзе оста җырлаганга күрәдер, аның әсәрләре дә җырлар белән үрелгән. Заманында Фатих Хөсни дә аны тикмәгә генә: «Сәхнә җырчысы», - дип атамагандыр.
Язучы укыган мәктәптә «Яшь актерлар» конкурсы үткәрелде. Жюри рәисе булган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева балалар арасында «Иң яхшы егет» белән «Иң яхшы кыз» рольләрен дә билгеләде. Мәктәптә Х.Вахит шигырьләрен туплап җыентык та чыгарганнар. Узган шимбәдә авыл клубында әлеге чараның дәвамы үтте. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Хәй Вахитның иҗат юлын авылдашларының хәтерендә яңартты. Драматургның әсәрләрен сәхнәгә менгерүдә күренекле режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең өлеше зур була. Аларның иҗади дуслыгы турында Наилә Гәрәева искә алды. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов - Х.Вахитның бөтен әсәрләрендә диярлек уйнаган актер. Ул да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мәсгут Имашевның да әлеге кичәдә катнашуы очраклы түгел. Х.Вахитның барлык әсәрләренә диярлек көйләр язган композитор ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Дания Нуруллина белән Илдар Хәйруллин заманында үзләре уйнаган «Күк капусы ачылса» дигән спектакльдән өзек тә күрсәттеләр. Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова исә
Х.Вахит сүзләренә язылган җырлар башкарды.
Драматургны искә алырга аның хатыны Рәфыйга ханым, балалары, туганнары да кайтты. Артистлар һәм Х.Вахитның туганнары әлеге чараны оештыруда башлап йөргән мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакировага һәм мәктәп директорына рәхмәтле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading