16+

Монда җиңмәгән бала юк

Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә булып кайткач та мин үзалдыма уйланып йөрдем әле. Талантның кайсы туфракта шытып чыгуы бик мөһим! Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашып, республиканың төрле районнарыннан җыйналган балаларның фәнни эшләре белән танышкач та шундый фикергә киләсең.

Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә булып кайткач та мин үзалдыма уйланып йөрдем әле. Талантның кайсы туфракта шытып чыгуы бик мөһим! Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашып, республиканың төрле районнарыннан җыйналган балаларның фәнни эшләре белән танышкач та шундый фикергә киләсең.

Укучысының кызыксынуын тотып алучы (ә бәлки этәрүчесе дә үзедер!), аңа кирәкле кимәлдә юнәлеш биреп җибәрүче, аннан шуны фәнни дәрәҗәгә күтәрергә тырышкан укытучыларның үзләре белән дә күреп сөйләшергә туры килде. Монда иң мөһиме - үз эшеңнең фанаты булырга кирәк!
Йөз егерме җиде чыгыштан торган, 8 секциягә бүленеп эшләгән укуларда без нинди генә талантлар очратмадык та мәктәп кысаларында ясалган нинди генә фәнни ачышларга тап булмадык! Шуңа да аларның кайсысындыр аерып күрсәтеп язарга да базмыйм - бөтенесе дә талантлы, бөтенесе дә булган аларның.
Филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов та үз чыгышында укучыларның фәнгә тартылуларын мактап телгә алды. Ә Кытайдан Казанга килеп укучы студентлар исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына милли аһәң өстәде: әле күптән түгел генә башкалада укый башлауларына карамастан, чип-чиста итеп татар телендә сөйләшә, татар халык җырларын рәхәтләнеп җырлап, афәринле кул чабуларга күмелде алар.
Моңа өстәп, 10 нчы гимназиянең директоры Евгений Геннадьевич Сметанинның милли чараларга булган карашы сокландырды. Шундый югарылыктагы татар телле чаралар уздыруда башлап йөрүе, һәр телне тиң күрүе аның коллективында да чагыла шул. Бер йодрык булып эшләүче, үз эше дигәндә уттай янып торучы укытучылар коллективы җитәкченең нинди булуыннан тора шул. Алайса кайвакыт мәктәпләргә барганда моның тискәресенә дә тап булып кайткан чаклар юк түгел...
Быел унберенче тапкыр үзенең җиңүчеләрен билгеләгән К.Насыйри укулары исә үзенең мәгънәле дәвамын алыр, елдан-ел тагын да талантлырак, киңкырлы, эзтабар укучы балаларын барлар дип ышаныйк. Энә белән кое казу - белем алу дигәннәрендә исә үз эшенең фанатлары булган укытучылар да артып торсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading