16+

Президент көллияткә рояль бүләк итте

И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә 18 февраль көнне узачак концерт аеруча үзенчәлекле. Ул коллектив өчен зур тантана сыман. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән концерт роялен тәкъдим итү булачак. Әлеге уен коралын немец осталары ясаган. Концерт роялендә беренче булып Денис Маршанский уйнаячак. Ул тыңлаучыларга П.Чайковский, Р.Шуман, С.Рахманинов әсәрләрен тәкъдим итәргә җыена....

И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә 18 февраль көнне узачак концерт аеруча үзенчәлекле. Ул коллектив өчен зур тантана сыман. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән концерт роялен тәкъдим итү булачак. Әлеге уен коралын немец осталары ясаган. Концерт роялендә беренче булып Денис Маршанский уйнаячак. Ул тыңлаучыларга П.Чайковский, Р.Шуман, С.Рахманинов әсәрләрен тәкъдим итәргә җыена. Денис - Мәскәү консерваториясен тәмамлаган пианист. Ул көллиятнең фортепьяно бүлеген җитәкли.
Бу уен коралын студентлар да, укытучылар да көтеп алды. Көллияткә мондый бүләкне беренче Президент М.Шәймиев моннан сигез ел элек уку йортының 100 еллыгы уңаеннан бүләк иткән иде. Бөтен дөньяга билгеле осталар эшләгән рояльләрнең әлеге уку йортында булуы бик мөһим, чөнки студентларның һәрбер имтиханы концерт залында уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading