«Сабан туе быел кызык булмады»
Күптән булганым юк иде, быел ерак араларны якын итеп махсус кайттым авылыбыз Сабан туена.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Күптән булганым юк иде, быел ерак араларны якын итеп махсус кайттым авылыбыз Сабан туена.
Шунда аланлыкта йөргәндә бер мәзәк искә төште. Бер әби әйткән ди бит, элек сарыклар көтүдән урамны шәрран ярып, кычкырып кайталар иде, хәзер алар да ялкауланган, авызларын гына ачалар дип. Дөньялар бик нык үзгәрде шул, артыннан ияреп барып өлгереп булмый.
Сабантуйлары да үзгәргән икән. Элек без бала чакта аңа алдан ук әзерләнә идек. Әниләр яңа күлмәк тегеп бирә, әбиләр аны котлап кесәсенә 5-10 тиен сала торган иде. Яңа күлмәгемне йомырка сарысына буяп кайтканымны гомеремдә дә онытасым юк. Кашыкка салып йөгергән йомыркам пешмәгән булган, ә мин күрше кызын узам дип катырык чаптым ахрысы. Егылдым. Шулай итеп, яңа күлмәгемне йомырка да котлады бик шәпләп. Нишләргә белмичә агач төбендә елап утырган идем. Бер елны абыем багана башындагы әтәчне алырга дип менгән иде. Бавын чишеп куылына тотуы булды, әтәч канатларын җилпеп очып китте. Алия әбиләр әтәче иде ул, шул якка карап очты. Хәзер дә абый белән очрашсак, Сабан туеның шушы мизгелләрен искә алып сөйләшеп, көлешеп туялмыйбыз.
Сабан туена баручы балалар еллар узгач, нәрсәне искә алырлар икән? Кием-салым пычратудан шикләнәләрдерме, әллә көннәр буе интернетта утырып көчләре юкмы, алар уеннарда катнашырга да бик атлыгып тормыйлар. Кулларында айпад, смартфон. Башка берни кирәкми сыман аларга. Хәзер кешене берни белән дә шаккатырып булмый инде, анысы. Дию пәрие төшеп, койрыгын селкеп торса да, "махсус эффект кына бу" дияләр иде.
Элек Сабан туе иртәсендә халыкны гармун тавышы уята иде. Ә быел никадәр генә сагынып кайтсам да, гармун моңын ишетә алмадым мәйданда. Казаннан кайткан зур исемле артистлар япон тактасына кушылып кына җырладылар. Ә бит һәр авылның үз җырчы-биючеләре - талантлары була. Шуларны менгегергә кирәк бәйрәм сәхнәсенә. Катнашучысына да, тыңлаучысына да күңеллерәк булачак, исендә дә калачак. Алайса, Сабан туйлары читтән күзәтеп тора торган тамашага гына әйләнеп бара башлаган. Безгә әбиләр "үз күңелеңне үзең күтәрмәсәң..." дип акыл бирәләр иде. Елга бер килә торган мондый матур бәйрәмнәрнең кадерен белеп, җырлап-биеп, катнашып, истәлеккә бүләк алып калырга кирәк. Болай да авылларыбыз бетеп бара. Алар белән бергә милли бәйрәмебез дә онытылмагае.
Сабан туйдан кайтканда халыкның сүзләренә игътибар иттем. "Быел кызык булмады", - ди берсе. Икенчесе дә аның сүзен җөпли. Ә ул кызыкның үзләреннән торганын алар белми микәнни?!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар