Нинди генә сораулар борчымый аны. Яз көне зиратны су баса, мәетләр су астында ята, бу мәсьәләдә кемгә мөрәҗәгать итәргә; ни өчен хөкүмәт порталына шалтыраткач, трубканы алмыйлар; акылсызлар бу дөньяга кирәкме? Санап бетерерлек түгел.
- Сез, журналистлар, утка да, суга да керергә тиеш. Шул антыгызга тугры калып эшлисез дә, рәхмәт. Менә «Шәһри Казан» журналистлары ярдәме белән урамдагы фонарьларга утлар куйдылар. Әле үлгәнче тагын күп гозерләремне җиткереп калырга тиешмен мин сезгә. Иң мөһиме - диктофонга яздырып барыгыз сөйләгәннәремне, - ди Ильяс абый.
Бу юлы аны борчыган төп мәсьәлә Мелитополь урамындагы электр станциясе белән бәйле булып чыкты. Станциянең тирә-юнендә һәрчак су җыела. Кыска вакытлы ялганыш чыгып, халыкка ток сукмасын дип борчылам, ди укучыбыз. Ильяс абый, бу сорау белән шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать иттек. Якын арада сезне борчыган мәсьәлә хәл ителер дип ышанабыз.
Комментарийлар