16+

«Сугышның бер көне»

Мәктәп гөж килә. Күкрәкләренә Георгий тасмалары таккан укучылар, укытучылар - барысы да актлар залына ашыга. Әнә күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш ветераннары да, горур башларын өскә күтәреп, елмаеп, акрын гына залга уза. Зал аларны көчле алкышлар белән аягүрә басып каршы ала.

«Сугышның бер көне»

Мәктәп гөж килә. Күкрәкләренә Георгий тасмалары таккан укучылар, укытучылар - барысы да актлар залына ашыга. Әнә күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш ветераннары да, горур башларын өскә күтәреп, елмаеп, акрын гына залга уза. Зал аларны көчле алкышлар белән аягүрә басып каршы ала.

23 нче мәктәптә 6 ел рәттән укучыларның Бөек Ватан сугышына багышланган фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Укучылар сугыш чорын, андагы батырлыкларны өйрәнгәннәр, искиткеч бай материал туплаганнар. Эзтабарлык өлкәсендә 23 нче мәктәп укучыларының уңышлары да зур. 2010 елда Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган республика конкурсында - 1 нче, 2012 елда «Россия патриотларын үстерәбез» дип аталган Бөтенроссия конкурсында З нче урынны яуладылар.
Менә бүген дә актлар залында республика күләмендә уздырыла торган чираттагы фәнни-гамәли конференциянең бер көне. Аның исеме дә «Сугышның бер көне» дип атала. Ул Бөек Ватан сугышының киләчәк 70 еллыгына багышланды. Балалар барлыгы 30 тема буенча эзләнү эше алып барды. Болар: «Кем ул Рихард Зорге?», «Тылда да фронттагы кебек», «Ленинград блокадасының бер көне», «Партизан отрядындагы бер көн», «Икенче фронт ачылу», «Берлин операциясе», «Нюренберг процессы» һәм башка бик күп темалар.
Конференцияне тантаналы төстә мәктәп директоры Альбина Шакирҗанова ачып җибәрде. Сугыш ветераннары Рәшидә Галиева һәм Нәкыя Корбангалиева фронт истәлекләре белән уртаклашты. Эш өч секциягә бүленеп тыңланылды. Шуннан соң, мәртәбәле жюри составы, укучыларның чыгышларын тыңлап, аларның эшләренә бәя бирде. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
Республиканың сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты мәктәп директоры Альбина Шакирҗанованы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Никифорованы, укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдәге уңышлары өчен, Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Бөек Ватан сугышы темасына багышланган чаралар балаларыбызны патриотик рухта тәрбияләүдә искиткеч зур роль уйный. Балалар безнең данлы үткәнебезне белергә тиеш. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк!» - диләр бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading