16+

Татар балы, син кайда?

Быел җәй Абхазиядә булырга туры килде. Искиткеч табигатьле ил икән. Диңгезен дә күрдек, экскурсияләргә дә күп йөрдек.

Татар балы, син кайда?

Быел җәй Абхазиядә булырга туры килде. Искиткеч табигатьле ил икән. Диңгезен дә күрдек, экскурсияләргә дә күп йөрдек.

Бер көнне умарталыкка алып бардылар. Кечкенә генә балчык савытларга балның нинди генә төрен тутырып куймаганнар. Умартачылар үзләренең продукциясен мактапмы-мактый. Телләре телгә йокмый. Бал кортлары турында нинди генә кызыклы фактлар китермәделәр. Балның генетик хәтере барлыгын да шунда ишеттем.

Тәлинкәгә су салып, шуңа бал тамыздылар. Сулы тәлинкәне чайпалдыра торгач, бал су белән кушылып бетте дә кечкенә кәрәзләр формасына керде дә куйды. Халык ах итте. Кемнәрдер аны өйләрендә дә эшләп караган, әмма аларның ул барып чыкмаган. Балның сыйфатыннан тора, диде бер абхаз умартачысы. Бал тиз утырса, сыйфаты начар, дибез. Ул балның нәрсәдән җыелганы булуына да бәйле икән. Шулар турында да сөйләделәр. Һәр балдан авыз иттереп, аның нәрсәдән файдалы булуы турында мәгълүмат бирделәр. Бал продуктларының да ниндие генә юк. Халык бер-бер артлы сумкаларыннан акча янчыкларын чыгарып, әллә никадәр бал алып кайтып китте. Без дә, күчтәнәчкә яхшы икән бу дип, биш чүлмәк бал алдык. Олы юл чатында гына гап-гади җирдә урнашкан умарталыктан кеше өзелми. Автобуслар белән туристлар килеп кенә тора. Абхаз умартачылары акчасыз тормый икән дибез.

Мин боларны нишләп хәзер искә алам соң? Бер көнне Бауман урамына төштем. Танышым соңга калам дип шалтыраткач, кибетләргә кергәләдем. Сувенирлар сатыла торган кибетләр бик күп икән. Беренче кибеттә күзем кечкенә банкаларга тутырып куелган балга төште. Төрле чикләвекләр салынган баллар да бар. Бездә дә өйрәнеп киләләр икән, мин әйтәм, бал сатарга. Бер банканы алып, кайда тутырылганын карыйсы иттем. Башкортстан республикасы, дип язылган. Сатучы кызлардан, Татарстан балы юкмы, дип сорыйм. Юк, ди. Икенче кибеттә дә башкорт балы, диелгән. Ниһаять, дүртенче кибеттән генә табып алдым мин татар балын. Бал суырту чоры җиттеме, умартачылар балларны кая урнаштырырга белмибез, дип зарлана. Башкортлар белән абхазлардан үрнәк алып, нишләп аларны сувенир кибетләренә куймаска? Абхазлар кебек үк, туристларны нишләп әле берәр умарталыкка экскурсиягә алып бармаска. Самавыр кайнатып, мәтрүшкәле чәй белән баллап эчсәң, ничек күңелле булып китә бит. Сат шунда балыңны да. Умартачылар, уйлап карагыз әле. Эшләрегез уңайга китсә, миңа да күчтәнәчкә бер банка бал бирерсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading