«Шәһри Казан» газетасында (19 август) Йолдыз Шәрапованың безнең авылга багышланган «Себер тайгасындагы татар аланы» дигән язмасы чыккач, бөтен авылыбыз белән шатландык. Без Казаннан бик еракта яшәгәнгә, үзебезне читтәрәк, ятимрәк сизә идек. Безнең хакта болай зурлап язганнары юк иде әле. Бу язма мәркәзебез Казан белән арабызны тагын да якынайткандай булды.
Бик кызганыч, шундый шәп газетагызга языла алмыйбыз, ләкин һәр саныгызны сайтыгызга кереп укыйбыз. Укыган саен күбрәк яратабыз үзегезне. Татарстанда яшәүче милләттәшләребезнең һәрберсенең өен бизәп торырга тиеш дип саныйбыз сезнең газетаны. Милли горурлыгыбызны беркайчан да җуймаган булсак та, әлеге язмадан соң ул тагын да артты. Шушы мәкалә белән рухланып, сезгә үзебездә узган бәйрәм һәм күңелле яңалыклар турында тагын бер хат җибәрергә булдык.
27 август көнне безнең Красноярск краенда татар милли башкаручылары һәм үзешчән сәнгать коллективларының «Без бергә - мы вместе» дигән фестиваль-конкурсы булып узды. Ул Красноярск крае халыкларының этно-мәдәни үсеше һәм Россия милләтләре берлеген ныгыту дәүләт программасы кысаларында үтте һәм быелның 27 ноябрендә узачак Әниләр көненә багышланды. Бу фестиваль-конкурс "ЯР" Красноярск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе белән Красноярск крае Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылып, безнең Казачинск һәм Яңа Бирюлюск районнарында уздырылды. Программада краебызда 2015 елда үткән федераль Сабантуй турындагы фотоальманахны тәкъдир итү, халык иҗаты эшләнмәләре һәм фотокүргәзмә оештыру да каралган иде.
Конкурста катнашырга дип, Казачинскка күрше районнардан гына түгел, хәтта Енисейск, Лесосибирск, Красноярск шәһәрләреннән дә коллективлар, башкаручылар килгән иде. Безнең Отнош авыл советыннан килгән делегация (аңа безнең авыл һәм тагын Гамурино керә) район данын яклап чыгыш ясады. Без башкалар алдында сынатмаска тырыштык. Милли ризыкларыбыздан торган тәмле сыйлы өстәл әзерләдек, авылыбыз мәдәният йортында оешкан музеебыз экспонатларын, балалар бакчасы тәрбиячеләренең тырышлыгы белән ясалган «Минем авылым», «Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!», «Татар халык ашлары», бакчабызда үткәрелгән Сабантуй бәйрәменә багышланган альбомнарыбызны да алып бардык. Отношка мәчетләре, балалар бакчасы тарихына, гомумән, авылыбыз мәктәбенең 100 еллыгына багышланган китапчык та утарыбызны бизәп торды. Тырышлыгыбыз бушка китмәде - безнең Отношка авылы утары беренче урынга чыкты. Авылыбызның яшь янгын сүндерүчесе, үзешчән сәнгать коллективы солисты Данис Халиков белән Энҗе-Алинә Сафиналар чыгышы да оештыручылар күңеленә хуш килде. Алар да диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләр Әниләр бәйрәмендә Красноярскида чыгыш ясаячак. Фестивальдән һәркем олы шатлык, күңел күтәренкелеге һәм яңа уңышларга рухланып кайтты. Шулай булмыйни, себер тайгасында үзебезнең бабайлардан мирас булып калган татар җыр-моңын кабат яңгыраттык ич!
Тагын бер шатлыгыбызны язмыйча кала алмыйм. 1 сентябрь Белем бәйрәме дә бик матур үтте. Беренче сыйныфка - өч, балалар бакчасына бер бала килде, мәктәбебезгә өч укытучы кайтты. Болар барысы да авылыбызның киләчәге барлыгын күрсәтеп тора.
Комментарийлар