16+

Тормыш – юка календарь

Тагын бер ел узып бара. Үз шатлыклары, кайгылары, табыш һәм югалтулары белән... Кемдер туды, кемдер китте. Танылган шәхесләрнең телефон номерлары язылган блокнотымны актарам.

Тормыш – юка календарь

Тагын бер ел узып бара. Үз шатлыклары, кайгылары, табыш һәм югалтулары белән... Кемдер туды, кемдер китте. Танылган шәхесләрнең телефон номерлары язылган блокнотымны актарам.

Узып баручы бер елда гына күпмесенең номеры сызылды: Шамил Зиннуров, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Гадел, Хәлил Мәхмүтов, Вәлиулла Якупов дисеңме... Үземнең танышларым арасында ничәсе вакытсыз китте. Мәгънәсез үлемнәр: кайсы асылынды, берсен ире пычак белән суйды, икенчесе юл һәлакәтенә очрады, Алла сакласын! Башланмаган тарих мәңгегә өзелде.
Ел буе халык ахырзаман көтеп яшәде бугай. Имештер, күрәзәчеләр әйтүенчә, быел булырга тиеш иде бит ул. Соңгы көнендә кеше акылына килер, намазга басар дисәң... юк, киресенчә, авылда бер агай өч көнгә җитәрлек көмешкә әзерләп куйган, янәсе, бөтен дөньядагы караңгылыкны өч көн буе айнымыйча эчеп уздырачак та, афәтне сизми калачак, бер кибетче ут бетә, үләбез, дип, кибетенә ипи дә кайтарттырмаган, тагын берсе шәһәрдәге балаларын үз янына җыеп җылысы өч көнгә җитәрлек мунча яктырган, берсе бернинди дә ахырзаман янамый торган бункер төзеттергән, күпме кеше эшкә чыкмады ул 21 декабрь көнне, шәмнәр, тозлар, ярмалар сатып алып ахырзаманны көтте. Тик Ходайныкын беркем белми шул...
Алдымда 2013 елга календарь. Атна, айлар, көннәр! Кеше гомеренең бер елы шул саннардан тезелгән ләбаса. Озын-озак тоелган вакыт юка гына календарьга сыйган бит. Тормыш - юка календарь. Һәркөн диярлек эчеп кайткан күршемә карыйм да гомерләр заяга узмасын, кешеләр һәр туган көннең кадерен белеп, һәр сәгатьне файдалы уздырсыннар иде, дип телисе килә. Яшәлгән гомерләрне кире кайтарып булмый ла!.. Киләсе ел тыныч, бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез, шатлыклы вакыйгаларга бай, имин булсын, куанычлары белән килсен иде, иншалла... Ходай гаиләбездән, якыннарыбыздан, «Шәһри Казан»ны укучыларыннан аермасын. Киләсе Яңа ел белән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading