16+

Туфан Миңнуллин: «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак»

Бервакыт тормыш һәм хакимият тарафыннан кыйналган, үтерелгән шагыйрьләр турында уйланып йөргәндә «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак» дигән җөмлә туды.

Шуны исбатлар өчен өч татар шагыйренең язмышы турында сәхнә әсәре язасым килде. Иң беренче итеп Муса Җәлил турында яздым. Ул публицистик драмага әлеге җөмләне керттем. Чыннан да, Җәлилнең үтерелүе шагыйрьне үлемсез итте. Һәм ул күпләр өчен куркыныч үлемсезлек. «Бик узынмагыз, тираннар, үтереп кенә котылдым дип уйламагыз, тарих каршында җавап бирәсегез бар», - дип кисәтү ул үлемсезлек.

13 февраль, 2012нче ел, "Казан утлары"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading