Күптән түгел Казан шәһәрендәге бер сырхауханәнең баш табибы белән сөйләшергә туры килде. Ул татар кешесе булганга күрә, туган телемдә татарча сөйли башладым. Ул миңа һаман русча гына җавап бирә. Башта үзенең әти-әнисе татар булуы, татар авылында туып үсүе турында әйткән иде. Мин һаман татарча сорау бирәм, ә ул русча гына...
Күптән түгел Казан шәһәрендәге бер сырхауханәнең баш табибы белән сөйләшергә туры килде. Ул татар кешесе булганга күрә, туган телемдә татарча сөйли башладым. Ул миңа һаман русча гына җавап бирә. Башта үзенең әти-әнисе татар булуы, татар авылында туып үсүе турында әйткән иде. Мин һаман татарча сорау бирәм, ә ул русча гына җавап кайтара. «Миңа рус телендә аңлашу җиңелрәк», - дигән була... Аның белән аралашканнан соң, мәшһүр Һади Такташның бер гасыр чамасы элек язган шигырь юллары искә төште:
«Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә, әйтик, яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый ләбаса...»
Һади Такташның бу сүзләре бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Менә шул, җәмәгать! Икебез дә татар булуга карамастан, беребез - татарча, икенчебез русча сөйләшеп аңлаштык. Баш табибның гаиләдән һәм мәктәптән милли тәрбия алмаганы күренеп тора, шул сәбәпле, аның милли үзаңы да бик түбән дәрәҗәдә.
Сүз уңаеннан, күпсанлы министрларның һәм оешма җитәкчеләренең дә аралашуы күбесенчә рус телендә бара. Өйдәге телефоннан берәр түрәнең кабул итү бүлмәсенә шалтыратсаң: «Говорите по русски», - дип җавап кайтаралар. Шуны әйтергә кирәк: кайбер министрлыклар, төрле оешма җитәкчеләре татарча белми торган кешеләрне үзләренә ярдәмче итеп бик теләп тоталар. Бу, кызганычка каршы, җөмһүриятебездә гадәти күренешкә әйләнеп бара...
Ярый, мин русчаны яхшы беләм. Бу «белгечләр»гә русча белми торган милләттәшләребез мөрәҗәгать итсә, аларның туган телләрендә бер кәлимә сүз дә ишетә алмаячаклары көн кебек ачык.
Югарыда әйтелгән «телсез белгечләр» үзләренең Татарстанда эшләүләрен һәм җаваплы хезмәткәрләрнең, түрәләрнең ике дәүләт телен дә белергә тиешлекләрен онытып җибәрәләр, ахры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар