16+

Йөзә белү генә аз...

Казанда узган җәйдә Сүрия гражданы суга батып үлә язган.

Йөзә белү генә аз...

Казанда узган җәйдә Сүрия гражданы суга батып үлә язган.

- Сүрия кешесен һәм тагын унсигез казанлыны коткарып кала алдык, шуларның дүртесе - балалар, - диде шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.

Ләкин, ни кызганыч, Казандагы елгалар һәм күлләрдә биш кешенең гомере өзелгән.

- Суга батып үлүчеләр узган елгыдан 2,4 мәртәбәгә азрак. Казан мэры Илсур Метшин теләктәшлегендә шәһәрнең коткару хезмәте матди-техник базасы соңгы елларда нык яхшыртылды. Муниципаль комлыкларда көн саен өч-биш коткаручы һәм медицина хезмәткәре кизү торды, - диде Фердинант әфәнде.
Башкалада суда коену өчен «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Глубокое», «Комсомольское», «Изумрудное» муниципаль комлыклары һәм халыкның массакүләм ялы өчен Аккош күле белән Җиңү паркындагы күл эшләде. Әлеге урыннарда туфрак һәм су санитар яктан тикшерелә, елга-күл төпләре чистартыла. Комлык җиһазландырыла, ә иң мөһиме - коткаручылар билгеләнә.

Казанда узган җәйдә суга батып үлүчеләрнең бишесе дә - рөхсәтсез урыннарда коенучылар. Фердинант Тимурханов киңәш итеп әйткәнчә, таныш булмаган сулыкларда коенмаска кирәк. Спиртлы эчемлек кулланганнан соң суга керү - белә торып үлемгә баруга тиң. Йөзгәндә һәм кояшта кызынганда да чаманы белү зарур. Чама чиген онытып җибәргән 124 кешегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән узган җәйдә.

«Һәр кеше йөзә белергә тиеш. Балаларны яшьтән үк йөзәргә өйрәтергә тырышырга кирәк», - ди Фердинант Тимурханов. Шул максаттан коткаручылар җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга йөзү курслары үткәргәннәр. Лагерьларда балаларның судагы иминлеге нык күзәтчелектә тотылган, бәла-казаларга юл куелмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading