16+

«Жигули»да җилдереп

Производствода имгәнгән 20 кеше өчен июльнең соңгы көнендә куанычлы вакыйга булды - аларга «ВАЗ-2107» автомобильләре бирелде. Инвалидларга автомобиль ачкычларын РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рамил Гайзатуллин тапшырды. Махсус автотранспорт инвалидка 7 елга бирелә һәм, шушы вакыт узгач, ул аны яңасына алыштыра ала. Автомобиль ачкычлары алучылар арасында 8...

Производствода имгәнгән 20 кеше өчен июльнең соңгы көнендә куанычлы вакыйга булды - аларга «ВАЗ-2107» автомобильләре бирелде. Инвалидларга автомобиль ачкычларын РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рамил Гайзатуллин тапшырды.
Махсус автотранспорт инвалидка 7 елга бирелә һәм, шушы вакыт узгач, ул аны яңасына алыштыра ала. Автомобиль ачкычлары алучылар арасында 8 кеше машинага икенче тапкыр ия булды.
Махсус автотранспорт - инвалидларны социаль тернәкләндерүнең бер төре. «Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы Федераль законны тормышка ашыру кысаларында 2001 елдан башлап 400дән күбрәк кеше бушлай автомобильле булды инде. Ел ахырына кадәр тагын 15 инвалидка машина ачкычлары тапшырылачак. Фондта автомобиль алу өчен чират юк, ул барлык инвалидларга да бушлай, медицина-социаль экспертизасы тарафыннан эшләнгән тернәкләндерү программасы нигезендә бирелә.
Фонд производствода имгәнүчеләрне, һөнәри авыруга дучар булучыларны тернәкләндерүнең башка юнәлешләре буенча да эш алып бара. Бүген республикада шундыйлардан 12,3 мең кеше хезмәткә яраклылыкны югалту дәрәҗәсенә карап айлык иминият түләүләре ала. Аның уртача күләме - 5600 сум. Социаль иминият фонды шулай ук производствода имгәнүчеләргә махсус медицина һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүне, аларны яңа һөнәрләргә өйрәтүне, шифаханәләрдә дәвалануны да финанслый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading