16+

Кайтыгыз, табиблар!

Агымдагы ел башында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республика авылларына кайтып эшләргә ризалык биргән яшь табибларга 1 миллион 100 мең сум күләмендә акча түләнәчәк, дип белдергән иде. Бүгенге көндә авыл җирендә иң кирәкле белгечләр - гомумтабиблар, фельдшерлар, рентген лаборантлары аеруча да җитми. Шуңа да хәзерге вакытта авылларда 71 вакансия...

Агымдагы ел башында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республика авылларына кайтып эшләргә ризалык биргән яшь табибларга 1 миллион 100 мең сум күләмендә акча түләнәчәк, дип белдергән иде. Бүгенге көндә авыл җирендә иң кирәкле белгечләр - гомумтабиблар, фельдшерлар, рентген лаборантлары аеруча да җитми. Шуңа да хәзерге вакытта авылларда 71 вакансия бар. Әлегә бары тик 15 табиб кына авыл җирендә эшләргә ризалык белдергән һәм алар 1 миллион 100 мең сум акчаны алган да инде.
Айрат Фәррахов республикадан читтә яшәүче медицина хезмәткәрләрен дә бу мөмкинлектән файдаланырга һәм Татарстанда эшләргә чакыра. «Татарстан Республикасы - карьера башлау өчен яхшы урын. Бу программа ярдәмендә сезнең өчен яхшы шартлар тудырачакбыз, район хакимияте башлыгына сезгә йорт төзү өчен җир участогы бүлеп бирү һәм коммуникацияләр үткәрүне сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Әгәр табиблар башка субъектлардан безгә килергә теләк белдерсә, теләсә нинди вазгыятьне карарга әзер», - ди А.Фәррахов.
Татарстан авылларына кайтып эшләргә теләүчеләр 231-79-18 телефоны яки Gelyusa.Kozyrova@tatar.ru сайты аша мөрәҗәгать итә ала.
Искәртеп узабыз, авылда ким дигәндә 5 ел эшләргә риза булган 35 яшькәчә табиблар 1 миллион 100 мең сум акча алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading