16+

Казансуның аръягында нигә чокыр казыйлар?

Казансу елгасының уң ярында Универсиаданың медиаүзәге төзеләчәк.

Казансуның аръягында нигә чокыр казыйлар?

Казансу елгасының уң ярында Универсиаданың медиаүзәге төзеләчәк.

Мэр Илсур Метшин һәм баш архитектор Татьяна Прокофьева «Татмедиа» агентлыгы (элеккеге «Идел-пресс» комплексы) янәшәсендә «Казаньцентрстрой» җәмгыяте алып барган әзерлек эшләре белән танышты. Журналистлар белән әңгәмәсендә мэр Илсур Метшин: «Мин шәһәр халкының Казансу ярлары территориясендә үткәрелүче төзелешләргә карата борчулы мөнәсәбәтен аңлыйм. Сул як яр Кремльдән башлап Миллениум күперенә кадәр, ә уң як яр «Кырлай» паркыннан башлап нәшрият һәм «Ривьера» буйлап 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионына кадәр төзекләндереләчәк. Чокыр рәвешендәге медиаүзәк Универсиаданың гына түгел, ә шәһәрнең дә символына әверелер дип ниятләнелә.
«Универсиада узганнан соң медиаүзәк шәһәр ЗАГСы сыйфатында файдаланылачак, аның тирәләрендә сквер булачак. Кремль һәм башка биналар кебек яңа төзеләчәк корылма да иң матур урыннарның берсенә, шәһәрнең визит карточкасына әвереләчәк. Биредә гамәлгә ашырылачак архитектура турында бөтен дөнья сөйләячәк», - диде мэр Илсур Метшин.
Проектның сәнгати чишелешләрен бурят скульпторы Даши Намдаков башкара. «Татгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе бина проектын март аена тәмамлап, белгечләр һәм җәмәгатьчелек тикшерүенә куярга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading