16+

Суд Африка студентын үтерүдә катнашкан 2 скинхедны гаепле дип таныды

Татарстанның Тикшерү комитеты 2 скинхедка "Расса буенча күрә алмау һәм дошманлык мотивлары буенча алдан уйлап төркем белән башкарылган үтерү" маддәсе буенча гаепәү чыгарды. Бу хакта «Татар-информ» мәгүлүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең җитәкче ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

22 яшьлек Руслан Архипов (Хиалеев фамилиясен үзгәрткән ) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов үз гаепләрен таныган. Тикшерүчеләр әлеге яшьләрнең нацист идеология тарафдарлары - скинхедлар булуына шикләнми.

10 мартта Казанның Совет районы суды аларның икесен дә сак астына алды. Алар 24 яшьлек КФУ студенты булган Чад Республикасы гражданины - Махджуб Тиджани Хассанны үтерүдә шикләнелде.

Оператив-тикшеренү чарарлары нәтиҗәсендә, национал-социалистик идея тарафдарларыннан булган тагын 19 кешене тикшереп, шуларның 9ы кулга алынды.

Моңа кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлек тикшерүчесе Игорь Золотов, җинаять эше буенча әлеге 2 егетнең гаепләрен тануларын белдергән иде. Тикшерү барышында кулга алынуылар национал-социалистик идея нигезендә читтән килгән студентны үтерергә карар кылуы ачыкланган.

Шикләнүчеләрнең берсе, җинаятьне аңлап эшләгәнен әйткән. Әгәр пистолеты булса, ул сәүдә үзәгенә барып, барлык читтән килгән ак тәнле булмаганнарга һөҗүм итү турында уйлаган.

16 февральдә Хәлилов 21 сәгатьтә Архипов белән Гадел Кутуй урамында урнашкан тулай торак янында очрашырга сүз куя. Алар, кара тәнле егетне күреп, аңа һөҗүм ясарга ниятли. Аның артыннан барганда, студент аларга игътибар итә. Хәлилов беренче булып чүкеч белән аның башына суга, корбаннары егылгач, икенче тапкыр һөҗүм ясый.

Студентның гәүдәсен күпсанлы кадалган-киселгән яралар һәм ачык баш җәрәхәте белән 22 сәгать тирәсендә Гадел Кутуй урамындагы 1 нче йорт янында үтеп баручылар табып ала.

Татар-информ
Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading