16+

10 ел элек улын үтерүчеләр турында Рәмзия ханым: «Вәхшиләрнең икесе иреккә дә чыккан. Исәннәр кайта, минем генә балам кире кайтмый»

Түбән Камада яшәүче сыйныфташым Рәмзиянең авырганын ишеткәч, хәлен белешергә дип шалтыраттым. Хәленең бик яхшы булмавы тавышыннан ук аңлашылды. Авырып урын өстендә ята икән. Узган ел йөрәгенә операция ясаткан.

10 ел элек улын үтерүчеләр турында Рәмзия ханым: «Вәхшиләрнең икесе иреккә дә чыккан. Исәннәр кайта, минем генә балам кире кайтмый»

Түбән Камада яшәүче сыйныфташым Рәмзиянең авырганын ишеткәч, хәлен белешергә дип шалтыраттым. Хәленең бик яхшы булмавы тавышыннан ук аңлашылды. Авырып урын өстендә ята икән. Узган ел йөрәгенә операция ясаткан.

- Әй, бетерде бу бала хәсрәте мине. Шушы айда Рамилнең гүр иясе булуына - ун ел. Һаман исләремнән чыкмый бит, - диде ул, авыр сулап. - Ирем Илсур да әле берничә ай элек кенә операция кичерде. Икебез дә ярдәмгә мохтаҗ булып калдык хәзер. Теге вәхшиләр түләргә тиешле 300 мең сум акчаларын да ун ел буе түләмәделәр. Кабат суд юлларында йөрергә мөмкинлегебез дә юк.

...Әлеге күңелсез вакыйга кабат хәтердә яңарды. 2007 елның 11 февралендә уллары Рамил, сөйгән кызы Гөлназны алырга дип, Алабуга районына китә. Алабугага барып җитү белән, өйдәгеләргә шалтырата. Тик әйләнеп кайтмыйлар, телефоны да җавап бирми. Әти-әнисе борчыла башлый, аннары, Чаллыдагы туганнарына кереп кунганнардыр дип, үзләрен тынычландырыр­га тырышалар. Икенче көнне кич эштән кайтышына Рәмзияне милиция хезмәткәрләре каршы ала.
Әни кешене тиз генә юатырга мөмкин булмый ул мизгелләрдә. Шуңа күрә сорау­ларга җавапларны да, нигездә, кызлары Лилия бирә. Егет белән кызның юкка ­чыгуы турында хәбәр яшен тизлегендә бөтен тирә-юньгә таралып өлгерә.

Яшьләр, Алабуга борылышыннан олы юлга чыкканда машиналарын туктатып, бераз сөйләшеп утыралар. Шул чагында әзмәвердәй берничә ир заты килеп, аларга машинадан чыгарга куша. Рамил, бу билгесез бәндәләрнең явызлык кылырга маташуларын сизеп: «Егетләр, машинаны алыгыз. Зинһар, безгә генә тимәгез!» - дип ялвара. Бу сүзләр вәхшиләрнең колагына да керми. Алар егетне кыйнап, кулларын бәйләп, машина багажнигына салалар да, ун чакрым чамасы юл үткәч, урман эченә алып кереп үтерәләр һәм шунда ташлап калдыралар. Бу вакытта Гөлназ юл читендәге машинада сак астында була. Ул Рамилне исән калгандыр дип уйлый. Үзен исә башка якка алып китеп җәзалыйлар, алтын бизәнү әйберләрен салдыралар һәм күпердән ыргыталар. (Шул вәхшиләрнең берсе ул алкаларны алып кайтып кызының колак­ларына кидерә.) Үлүенә инану өчен, кызга өстән берничә мәртәбә аталар да әле, әмма тидерә алмыйлар.

Кабат янына төшеп, кулларын бәйләп, бозга таба төрткәләп җибәрәләр дә өстенә кар өеп китеп баралар. Әле дә ярый аңын җуймый кыз. Машина кузгалып китүгә, ничек кирәк алай аякка басып, үз авылын эзләп китә. Кышкы көндә бер кат күлмәктән, яланбаш килеш ун чакрым чамасы юл үтә ул. Кайтып җиткәндә, үз авылларын танымыйча, кире борыла. Икенче бер авылда аталы-уллы яшәп ятучыларга килеп кергәч, Гөлназга чәйләр эчертеп, җылы әйберләр бирәләр һәм әти-әнисенә хәбәр итәләр. Гөлназның аяклары өши. Аны ике ай буе хастаханәдә дәвалыйлар. Егетенең үлеме хакында да шунда ишетә. Милиция хезмәткәрләре аның сүзләре буенча мәетне табып алалар.

Күп җинаятьләр кылган бу вәхши затларның берсе 25 елга, икенчесе - 23, өченчесе - 17, калганнары азрак вакытка ирекләреннән мәхрүм ителә. «Инде икесе иреккә дә чыккан. Исәннәр кайта. Минем генә балам кире кайтмый», - ди Рәмзия, күз яшьләрен тыя алмыйча. Матди зыянны түләтү буенча Алабуга районының суд приставларына да мөрәҗәгать итеп караганнар. Әмма суд карары һаман үтәлми кала бирә.
Гөлназга килгәндә, ул әлеге гаи­лә белән һаман да элемтәләрен өзми. Рамил исемле егетне очратып, гаилә корып җибәргәннәр. Ике бала үстерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading