16+

ИҢ ЯХШЫСЫ – ӘЙБӘТ ИР ТАБУ...

Ир-атларны кайчак ачуланырга яратсак та, кайвакытта үзебезгә үзебез читтән карый белмибез без. Чәчебезнең ни төстә булуына бәйле түгел ул. Әллә заман шаукымы, әлле генофонд үзгәрә шунда - ирләр белән беррәттән дөнья йөге тарту да, алар янәшәсендә бил бөгү, тормыш көтү дә хатын-кыз иңенә төшә тора.

ИҢ ЯХШЫСЫ – ӘЙБӘТ ИР ТАБУ...

Ир-атларны кайчак ачуланырга яратсак та, кайвакытта үзебезгә үзебез читтән карый белмибез без. Чәчебезнең ни төстә булуына бәйле түгел ул. Әллә заман шаукымы, әлле генофонд үзгәрә шунда - ирләр белән беррәттән дөнья йөге тарту да, алар янәшәсендә бил бөгү, тормыш көтү дә хатын-кыз иңенә төшә тора.

Демографик яктан Россиянең «аксый» баруы да шуңа бәйле ләбаса. Безнең хәтта бала табарга да вакыт юк! Әлбәттә, күпләр бала пособиесе аз дип зарланса, акчасызлыкка бәйләп караса да, аның төп сәбәбе - каударлана-каударлана дөнья көтү, вакыт чабуына ябышу.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хатын-кыз журналистлар белән очрашуына баргач та мин хатын-кызларга зур дәрәҗәләргә ирешкән җитәкче ир-ат күзлегеннән карарга тырыштым. Рөстәм Нургалиевичнең фикеренчә, хатын-кыз утыз яшенә кадәр ким дигәндә 3 бала табарга, аннан соң гына карьера үсеше турында уйларга тиеш. Хатын-кызларның эш көнен бер сәгатькә кыскартуга кагылышлы фикере миңа тагын да ошый төште: «Иң яхшысы - эш көнен бер сәгатькә кыскарту түгел, әйбәт ир табып, бөтенләй эшкә чыкмау». Юмор катыш фикер булса да, бик дөрес бит! Бәлки ул очракта бүгенге шактый ирләргә кагыла торган ваклык кими төшәр, ирләр дөнья дилбегәсенә ябышыр иде?! Бүгенгесе көндә Татарстанда хакимияттә хатын-кызлар азлыгын да шуңа юнәлтте Илбашы. Киләчәктә аларның саны артачагына ышандырса да: «Хатын-кыз күбрәк гаилә учагын җылытып торучы, балаларына - әни, без, ирләре, янәшәсендә булырга тиешле кеше бит», - дип тә әйтергә онытмады. Шулай иткәндә генә балаларыбыз караулы булачак, дип тә әйтеп узды. «Ир-атларның вакыты булмаса да, әни кеше һәрвакытта баласы янәшәсендә булырга тиеш», - дип ассызыклады.
Президентның сәяси, республикага кагылышлы фикерләрен ник искә алмый соң бу дип аптырамагыз. Мин дә бит иң элек хатын-кыз. Шуңа соравымны да хатын-кызларга кагылышлы итеп бирдем. «Сезнең көндәлек әти вазифаларына нәрсә керә, балалар бакчасына бала илткәнегез бармы?» - дигән соравыма, Рөстәм Нургалиевич:
- Әлегә бу яктан эшләнеп җиткермәгән эшләрем бар. Биектауда яшәгәндә, улымны машина белән мәктәпкә кадәр китерә идем. Казанга күченгәч, ул вәкаләтләр минем өстән төште. Баланы бакчага илткәнем юк. Әлбәттә, бу кулым җитенкерәмәгән ягым, үзгәрергә кирәк инде, - диде.
Сайлауга, сырхауханәләргә, юлларга кагылышлы сорауларга да бик теләп җавап бирде ул. Балалар бакчаларына йөри башлауга, үзенең баласының да татар телен онытуын искәртеп үтте. Әлеге системага зур үзгәрешләр кирәклеген дә әйтте. Тина Канделаки ярдәме белән Твиттерга эләгүен дә юморга бәйләп аңлатты. 1 мартта узган туган көне уңаеннан килгән котлауларга «Рәхмәт» дип җавап кайтаруын үз кулы белән язылганмы, дип кызыксынуга исә: «Мин бит инде «рәхмәт» сүзен генә яза беләм, - дип шаяртты. - Аннан, чын күңелдән язылган сүзгә җавап язмасам, кем дип уйлыйлар инде мине?! Мәгънәсез диярләр иде. Шуңа да мин, вакытым булганда, җавап бирәм. Четерекле сорауларны исә җаваплы кешеләргә юнәлтәм».
Очрашуны исә ул безнең һәрберебезгә, демографик хәлгә файда китереп, табигать тарафыннан бирелгән төп вазифабыз - әни булу теләге белән тәмамлады. Рөстәм Нургалиевич әйткән «план»ны кем ничек тутырыр - анысы әлегә билгесез. Әмма Президентның хатын-кызларга кагылышлы фикерләре традицион гаиләләр өчен бәхет нигезе булуы белән күпләр килешер. Ир - ир урынында, хатын-кыз аның ышыгында хәләленә - терәк, балаларына әни булырга тиеш. Күпләп бала табып өйдә утырыр өчен безгә бик күп «пункт»лар кирәк кирәклеккә, әмма Президент әйткәч, без тырышырбыз!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading