16+

Ике яклы Беларусь

Россиянең Көнбатыштагы бердәнбер союздашы Беларусь Президенты Лукашенко Украинадагы хәлләргә үзенчә бәя бирә һәм кайбер очракта аның әйткән сүзләре белән кылган гамәлләре бөтенләй үк аңлашылып та бетми. Бер яктан, ул, Россиянең төп союздашы буларак: «Россия ничек теләсә, без шулай эшләячәкбез», - дип белдерә, икенче яктан, Мәскәү белән килешеп бетми һәм аның...

Ике яклы Беларусь

Россиянең Көнбатыштагы бердәнбер союздашы Беларусь Президенты Лукашенко Украинадагы хәлләргә үзенчә бәя бирә һәм кайбер очракта аның әйткән сүзләре белән кылган гамәлләре бөтенләй үк аңлашылып та бетми. Бер яктан, ул, Россиянең төп союздашы буларак: «Россия ничек теләсә, без шулай эшләячәкбез», - дип белдерә, икенче яктан, Мәскәү белән килешеп бетми һәм аның...

Оппозиция Беларуська Россиядән куркыныч яный дип ышандырырга маташа. Лукашенко, аларга җавап итеп: «Кем генә янамасын, без үз дәүләтебезне яклаячакбыз, хәрби бәрелешкә барып җитсә, берүзебез сугышачакбыз», - дип белдерде. Россия белән мөнәсәбәтләр ачыклауга керешкәндә Беларусь яклылар булыр, ансына шикләнергә кирәкми, алар моны зарыгып көтәдер инде. Шул ук вакытта Лукашенко: «НАТО гаскәрләре безнең чик буенда туплана, Россия - безнең союздаш, ул безне якларга тиеш», - дип, аңа самолетлар сорап мөрәҗәгать итә һәм ул самолетлар күптән инде Беларусь җирендә.
«Азатлык өчен» хәрәкәте рәисе урынбасары Ю.Губаревич белдергәнчә, Лукашенко бары тик үзен генә илнең бәйсезлек гаранты итеп исбатларга тели һәм шул ук вакытта идарә дилбегәсен кулдан ычкындыру мөмкинлеген дә онытмый.
Россия шәүләсеннән качып...
Сәясәтче В.Поздняк Беларусь Президентының Россия тарафына булган тәнкыйть сүзләрен традицион дип атый һәм шул рәвешле үзенең бәйсезлеген искәртә. Белгәнебезчә, Лукашенко бүгенге Киев хакимиятен таный, ул гына да түгел, Турчинов белән берничә тапкыр очрашып сөйләшү уздырды. Турчинов һәм аның тарафдарларының кем ярдәме белән хакимияткә килгәнлеге мәгълүм, АКШ белән Көнбатыш ярдәменнән башка, Турчинов һәм Яценюкларга хакимият кәнәфиләрен күрү бер хыял гына булып калыр иде. Шулай итеп, Лукашенко аларны танып, АКШ белән Көнбатышка үзенең барлыгын да искәртмәкче. Бу аның өчен Россия янәшәсендә Беларусьның бөтенләй югалып калмавы һәм алар белән элемтәләрне бераз ныгыту өчен кулай адым. Россия сәясәтчесе А.Мухин сүзләренчә, Лукашенко шул рәвешле үзен бөтен яктан та якларга тырыша.
Лукашенко Украинаны федератив итүгә каршы, аны бербөтен итеп сакларга кирәк, дип белдерә. Сәясәтче В.Поздняк бу бары тик президент сайлаулары алдыннан оппозицияләр арасындагы киеренкелекне бетерү максатыннан эшләнә, дип саный. «Украина кризисын Беларусь үз мәнфәгатендә файдаланмакчы. Ул авыл хуҗалыгы һәм оборона сәнәгате өлкәләрендә төп урынны алырга омтылачак - әлегә хәтле бу урынны Украина биләде, икенче яктан, әлеге хәлләр Лукашенконың Мәскәүдән бәйсез булуын күрсәтүдә, Көнбатыш белән күперләр салу өчен файдаланылачак», - ди белгеч.
Террорчылар кемнәр?
Сәясәт сәясәт белән, биредә һәркем үз мәнфәгатен кайгырта. Әмма кайбер очракта бәлки таякны артык бөгеп ташларга кирәкмидер? Киев хакимиятен таныган Лукашенко, Одессадагы фаҗигадән соң, Турчиновка кайгы уртаклашып хәбәр җибәрде. Ә ул хәлләрне китереп чыгаручы кемнәр? Дүрт дистәдән артык (рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, 116) кеше гомерен өзүгә юл куйган хакимиятне тану - бу фашизмны хуплау булып чыга түгелме?! Россия белән Украинадан кала, белоруслар фашизмнан иң күп михнәт күргән халык, аның бу зәхмәт тимәгән бер генә карыш җире дә юк. Фашизм тарафдарлары ярдәме белән хакимияткә килеп, бүген илдә башбаштаклык кылуга ярдәм итеп, гражданнар сугышына хәтле китереп җиткергәннәр белән кул бирешеп сөйләшеп утыруны гади белоруслар ничек аңларга тиеш? Ни гаҗәп, Лукашенконың Милли җыелыштагы чыгышыннан соң, Беларусь телевидениесенең дә тоны үзгәргән һәм ул Украинаның көньяк-көнчыгышындагы бәрелешләрне «законлы хөкүмәтнең террорчыларны юк итү буенча алып барылган эше» дип тасвирлый. Ул хөкүмәтнең әле президенты да сайланмаган, АКШ долларлары һәм «Молотов коктейльләре» ярдәмендә хакимияткә килү хәзер «законлы» дип атала, күрәсең?!. Элек бу «террорчылар»ны белорус телеканаллары «федерация яклылар» дип атый иде. Владимир Познерга ияреп: «Менә шундый заманалар», - дисәң генә инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading