16+

Рамазан аенда футбол. Исәп?..

Олимпиадада йөгерештә катнашучы яулыклы мөселман кызларын күреп, боларга инде, ураза тоткач, авырга килә торгандыр дип уйлап куйган идем, нәтиҗәләр белән ашыккан булып чыктым. Ураза тоткан килеш футбол да уйнап була икән. Рамазан ае буе диярлек ял көне кичләрен Балтач районының Арбор авылы яшьләре белән Мари-Турек районының Арбор авылы яшьләре футбол...

Рамазан аенда футбол. Исәп?..

Олимпиадада йөгерештә катнашучы яулыклы мөселман кызларын күреп, боларга инде, ураза тоткач, авырга килә торгандыр дип уйлап куйган идем, нәтиҗәләр белән ашыккан булып чыктым. Ураза тоткан килеш футбол да уйнап була икән. Рамазан ае буе диярлек ял көне кичләрен Балтач районының Арбор авылы яшьләре белән Мари-Турек районының Арбор авылы яшьләре футбол...

Олимпиадада йөгерештә катнашучы яулыклы мөселман кызларын күреп, боларга инде, ураза тоткач, авырга килә торгандыр дип уйлап куйган идем, нәтиҗәләр белән ашыккан булып чыктым. Ураза тоткан килеш футбол да уйнап була икән. Рамазан ае буе диярлек ял көне кичләрен Балтач районының Арбор авылы яшьләре белән Мари-Турек районының Арбор авылы яшьләре футбол матчлары үткәрделәр. Авылларда болында футбол уйнаган малайларны күргән саен куанып куям. Компьютер каршында агарып-күгәреп кенә утырмыйлар, чып-чын малайлар үсә ләбаса. Хәер, Арбор авылы егетләренең көрәш буенча тренерлары Дамир Гобәйдуллин җәйге каникулларны, гомумән, санга сугып тормаган, спортзалга, тренажерлар залына да җәй буе йөрделәр. Алай гына да түгел, күрше мари авылыннан да үзләре кебек спорт сөючеләрне тапканнар бит әле менә. Ике республиканың яшьләре, үзара килешеп, бернинди фәрмансыз, дусларча очрашулар оештырганнар. Диас белән Алмаз КГАСУның дүртенче курсын тәмамлаганнар, җәйге практикаларын Казанда үтәләр, ә ял җитүгә, авылга ашыгалар. Егетләрнең уразаларына да хилафлык китерәселәре килми, авыл командасын да ташлап булмый.
- Кем инде ураза тотып футбол уйнаган, шуңа җиңелгәнсездер әле, - дим аларга.
- Апа, монда уразаның катнашы юк, мариларның командасы бик көчле. Өченче очрашуга районның җыелма командасын чакырыйкмы икән әллә? - дип шаярта егетләр.
Үземнең дә шаярып кына кинаяләвем. Эш кемнең җиңүендәмени? Бер Арбор исеме астында йөрүче мари һәм татар авылы халкы икесе ике диндә, төрле милләттән, ә дуслык гасырлар белән сыналган. Милли ызгышлар, төрле терактлар артында гади халык тормавына янә бер мисал бу. Ә матчның соңгы нәтиҗәсен әйтеп тормыйм, аны саннар белән генә бәяләп бетермәле түгел...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading