16+

Авыл да, күчтәнәчләр дә сагындырган (+фотолар)

Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

Авыл да, күчтәнәчләр дә сагындырган (+фотолар)

Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

Беренчеләрдән булып шәһәрләр халкына Нурлат, Тәтеш, Чүпррәле, Балтач, Мамадыш, Лаеш, Биектау, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Питрәч, Яңа Чишмә районнары агрохуҗалыклары һәм фермерлары үзләренең күчтәнәчләрен төяп килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге “күчтәнәч” исемлегендә 128 тонна бәрәңге, 100,5 тонна яшелчә, 14,7 тонна сөт, 241,8 тонна ашлык та булган. Тәмледән-тәмле кондитер ризыкларын санап бетергесез.

Республиканың премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сәүдә мәйданнары белән үзе дә танышып йөрде, ярминкәләрнең социаль әһәмияткә ия булганлыгын искәртте. Бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән чагыштырмача арзан. Иң мөһиме-яңа өлгергән һәм үзебезнең предприятиеләр белән фермерлар җитештергән продукция. Мисал өчен (килограммы): ит 290-340 сум, бәрәңге һәм кишер 12 сум, кәбестә һәм чөгендер 10 сум, карабодай 55 сум, он 23-25 сум, йомырканың бер дистәсе 50-60 сум.

Бүген базарларда һәм кибетләрдә алма 50 сумнан башлап, 100 сумнан да югарырак бәядә сатыла.
Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән чаттагы ярминкәгә Югары Ослан районындагы бер агрофирма машина тутырып алма алып килгән.
— Алма гаҗәеп уңды быел, 40 сумнан сатабыз. Ярминкәдә шатланып катнашабыз, уңышны сыйфатлы чагында тапшырасыбыз килә, - ди баш бухгалтер Ольга Митрофанова.

Яңа Чишмә районында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп икән.
— Бал кортларын 20 ел тотабыз инде, - ди Миләүшә Вәлиева.
— Заманында әтием Камил умартачы иде. Аның һөнәрен дәвам итәргә булдым, умартачылыкка керешкәнгә 5 ел тулды. Хатыным Роза белән бергәләшеп тавыклар, күркәләр дә үстерәбез. Яңа Чишмәдән иртәнге сәгать 2дә кузгалган идек. Казанлылар авылны да, авыл күчтәнәчләрен дә сагынган ахырысы, иртәнге 5тә мәйдан халык белән тула башлады, - ди Рәис Хәйруллин.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен һәр шимбәдә декабрь ахырына кадәр оештыру ниятләнелә.

Автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading