16+

Урау-урау язмыш җилләре ямь-яшел болында очраштырды аларны (Чын хикәя)

Ул беркемнеке дә линейка белән сызган кебек туп-туры юлдан гына бармый, аның үз борылышлары, киртәләре, борма-борма чатлары, югалтулары бар.

Урау-урау язмыш җилләре ямь-яшел болында очраштырды аларны (Чын хикәя)

Ул беркемнеке дә линейка белән сызган кебек туп-туры юлдан гына бармый, аның үз борылышлары, киртәләре, борма-борма чатлары, югалтулары бар.

Бер кеше гомерендә күп ул язмыш сынаулары. Кайвакыт күбрәк тә, артыграк та бугай алар. Кайвакыт, гөнаһларга төшмәм микән дип курка-курка гына, бер кешенең язмыш дәфтәренә ялгышып ике кешенең язмышын язып куймадылармы икән дип тә уйлап куясың.

...Рәхимҗанның да тырышып-тырмашып корып ята торган дөньясы, якты көнне кара төнгә, кара тузанга әйләндереп, үз юлында очраган бөтен нәрсәне ватып-җимереп узган ураган-давылга ошады да калды. Тормышка теше-тырнагы белән ябышкан, алга таба шундый зур өмет-планнар белән яшәгән ир-егетнең башы түбән иелде, дөньяның мең төрле эшен берьюлы эшләп бетерергә талпынган ике кулы салынып төште. Әле яңа гына, иске булса да үзе тырышып сатып алып башка чыккан өенә очып кайткан мизгелләре, өй ишеген ачып керүгә елмаеп каршы алган Мөнәвәрбикәсе, бишегендә елмаеп яткан сабые.

Бүген болар берсе дә юк, башта Мөнәвәрбикәсе чирләп китте. Терелер әле, терелер дип өметләнсә дә, терелмәде ул, көннән-көн сула барып, бишектә яткан сабыена иң соңгы мәртәбә күз төшерде дә, таң сәгатендә, җиргә яңа көн туганда өзелде яшь гомер. Калды Рәхимҗан, әнисенең җылы куенын, күкрәк сөтен сорап елаган сабыен кочып. Тик сабый баласын да саклап кала алмады Рәхимҗан, бишектә үрсәләнеп әни куены җылысын, әнинең күкрәк сөтен сорап елаган сабыйга каян җылы ана куены тапсын да, каян татлы ана сөте алсын Рәхимҗан. Әнисе артыннан сабый җан да күкләр тарафына юл алды.

Һәр почмагыннан моң-сагыш бөркелеп торган ялгыз өйдә кала алмады Рәхимҗан. Кара төндә колагына әле хатынының йомшак тавышы ишетелгәндәй була, әле сабые – кыз баласының елап уянган тавышы ишетелгәндәй була. Яткан җиреннән сикерепләр тора Рәхимҗан. Юк, бер тавыш та юк, өйдә тынлык, җан өзгеч шомлы тынлык һәм күкрәк читлеген ватып чыгардай булып типкән йөрәк. 

Булмады, бу ялгызлыкка ияләшә алмады Рәхимҗан. Өен бикләде дә, сыерын җитәкләп кире төп нигезенә кайтып керде, анда әле әнисе исән-сау, кече сеңлесе әле кияүгә чыкмаган һәм гаиләсе белән энесе. Үлгән артыннан үлеп булмый, дия-дия туганнары аңа кияүгә чыкмыйча олыгаеп барган кызларны да, ире үлеп япь-яшь килеш тол калган хатыннарны да димләп карадылар. Кечкенә генә өйдә, ишле гаилә арасында үзенең инде уртагы аерылган артык кашык икәнен белсә дә, туганнары димләгән бер хатын-кызга да күзе дә, күңеле дә төшмәде Рәхимҗанның. 

Көннәрне көннәр, айларны айлар алмаштыра-алмаштыра дөнья тәгәрмәче һаман алга тәгәрәде. Дөньяның синең кайгы-хәсрәтеңдә эше юк аның.
Бөтен кайгылыларны юата-юата тәгәрәгән җиреннән туктап торса, бу дөнья бөтенләй туктап калыр иде ул. Шул тәгәрәгән килеш кенә йомшак җил булып кайгылыларның күз яшьләрен сөртә ул дөнья, сагышлыларның ал таң нурлары булып сары сагышларын тарата. Рәхимҗан да авыр югалтулардан соң, җәйләрдән җылылык, көзләрдән сабырлык, кышлардан ныклык алып, якты дөнья ямьле язларга килеп кергәндә, язгы гөрләвекләр шавына колак салыр хәлгә җитте. Күңеленә кар пәрдәсен ертып якты дөньяга борын төрткән ямь-яшел чирәм дә, агачлардагы бөреләрнең уянып килүе дә, дөньяның яшел күлмәккә киенүе дә җан рәхәте бирә башлады. Тик күзләренә генә Мөнәвәрбикәсеннән башка беркем дә күренми. Аны алмаштырырлык хатын-кыз дөньяга тумаганмы, әллә ул әле Рәхимҗанның юлына очрамыймы?

Болындагы авыл җыен-мәйданына да Рәхимҗан күрше Әхмәдулла әйдәләгәнгә генә төште. "Әйдә инде, Рәхимҗан, көрәш карап, ат чабышы карап кайтырбыз, яшел чирәм өстендә бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, эштән бүтән ни күрәбез соң инде?" Иярде күрше егетенә Рәхимҗан, бер нияте дә , бер уе да юк, исәбе бары тик күрше егетен үпкәләтмәү генә иде.

Болын ямь-яшел, Бөр елгасы яз көне дулаган-ташыган да, менә хәзер бөтен суын яшел чирәм тамырына сеңдереп калдырып үз ярларына әйләнеп кайтып, салмак кына агып ята. Дөнья да шулай бит, бер дулкынлана ул, бер тына. Рәхимҗан да үзенә утырырга урын карый-карый, түгәрәк мәйданны әйләнеп чыкты, халык күп, таныш түгел йөзләр дә хәтсез генә күп. Бүген бит Мәмәшир җыены атнасы, тирә-як авыллардан да күп килгәннәр, түгәрәк мәйданның читенә арбасына яшел печән салып арба кырыена бәйләп куйган атлар, болар башка авылдан килгән кунакларныкы инде. Шуның кадәр халык арасыннан үзенә мәйдан эченә кереп яшел чирәмгә аяк бөкләп утырып көрәш карарга урын барлап килгән Рәхимҗанның карашы бер мизгелгә генә каршына килүче ике кызга төште. Шушы бер мизгел, бер-берсенә шул мизгелдә төшкән күз карашы... һәм икесенең дә йөрәк түрләрендә ялкын булып кабынган хис.

Бәлки алар моннан соң бүтән бер кайчан да очрашмаслар, җир йөзендә ничә еллар яшәп язмыш аларны бит моңарчы очраштырмаган, менә бу юлы да шул бер күз сирпеп үтеп китүдән ары узмас аларның очрашуы. Ике кыз әкрен генә Рәхимҗан яныннан узып киттеләр, ә ул әнә барыр юлын онытып, кызлар киткән якка күз салып, басып калды. "Безнең авыл кызы түгел инде бу, килгән кунак кыздыр инде, кайсы авылныкы икән? Түп-түгәрәк йөзле, әллә айдан төште микән, зәңгәр күкләр төсле зәңгәр күзле, өстендә бала итәкле матур күлмәк, аягында читекләр, башында ак яулык өстеннән бөркәнгән бүртмәч-бүртмәч бизәкле, озын чуклы ак җефәк шәл". Бөтен кием-салымы килешле, затлы, гәүдәсенә ятышып тора. Бу Рәхимҗанның үзе кебек гади крестьян кызы түгел, бу ерактан кайткан, бик хәлле ата-ана кызыдыр. Ярар әйдә, күңел түрен кузгалтып китте дә барды әнә. 

Инде үзеннән шактый ераклашып барган кызларга карады да Рәхимҗан, аннан үзенә күз салды. Аннан мыек астыннан гына үзеннән-үзе көлеп, "Алар сиңа булмас инде, калыр саргаюларың" дигән җыр сүзләрен искә төшереп, бу җир сылуының мәңге үзенә булмаслыгын, бу яшьтә, инде башына килгән югалтулардан соң, аек акылын эшкә җигеп мәйдан эченә кереп, яшел чирәмгә аякларын бөкләп утырды да көрәш карый башлады. 

Менә нигәдер адәм баласының башы белән йөрәге икесе бер дулкында тирбәлмиләр аның. Баш ул аек акыл белән эш итә, ә йөрәк ул хисләр колы, хисләр тоткыны. Рәхимҗанның да инде аек акылы мәйдан уртасындагы көрәшне күзәтә, ә күңеле әкрен генә теге ике кызны эзли. Озак утыра алмады Рәхимҗан мәйдан эчендә, урыныннан торып мәйданның тышкы ягына чыкты. Исәбе Әхмәдулланы эзләп табу, бу җир сылуының кайсы авыл кызы икәнен булса да беләсе иде, җир түгәрәк бит ул, бәлки кайчан да булса да тагын бер очрашып куярлар.

Үги ана белән үскән, дөньяның мең авырлыгын уздырып җибәрә белгән Әхмәдулланы таш астыннан чыккан дисәң дә артык булмас.
Рәхимҗанның хәлен бер күрүдә аңлады Әхмәдулла, инде бер елдан бирле бер күршедә үскән Рәхимҗанның утсыз гына януын күреп тора бит, менә шуңа да бүген ул аны мәҗбүри дип әйтерлек итеп җыен-мәйданга алып төште.

Белеште Әхмәдулла, бу чибәр кызның кайсы авылдан икәнен дә, кемгә кунак булып килгәнен дә, бөтенесен белешеп килеп җитте.
Рәхимә исемле кыз бала әллә ни ерактан килмәгән икән. 21 нче елның ачлык елында Мәмәширнең бик булдыклы ирләре Нократ-Изел елгасының аргы ягында, авылдан 12 километр ераклыкта урман кисеп, агач төпләп яңа авылга урын ачканнар. Авылга Пүчинкә дип исем биргәннәр.

Менә шуннан соң Нократ-Изел елгасы аерып торган ике авыл арасында җыен-мәйдан-Сабантуйларда бер-берсенә кунакка йөрешү матур гадәткә әйләнгән.
Рәхимә дә, үзе ун яшьлек чакта күчеп киткән туган авылына мәйдан карарга килгән булган икән. Рәхимәнең шушы яшенә җитеп Мәмәшир мәйданына әле беренче генә килүе. Аның мәйдандагы кием-салымына, килешле гәүдәсенә, тулган айдай түгәрәк йөзенә, затлы өс-башына күз салган кеше бу кыз бал-майда гына йөзеп, кояш инде төшлеккә җиткәнче йомшак түшәктә йоклап кына үскәндер дип тә уйларга мөмкин. Рәхимәнең ун яшьтән бирле ишле гаиләнең авыр тормыш йөген үз иңнәрендә күтәреп барганын читләр белми шул. Без кайвакыт кеше турында бер күрү белән бик җиңел генә фикер йөртәбез.
Рәхимәнең әтисе дә, әнисе дә исән-сау.

Әтисе Минһаҗетдин абзый бик тырыш, бик булдыклы, кирәк җирдә йомшак күңелле, кирәк җирдә кырыс холыклы ир-ат. Балаларына да, хатыны Нәфисәгә дә ныклы терәк. Тик менә Нәфисәсе генә бик яшьли чирләп китте бит әле.

Чире уң кулының чәнти бармагы сызлаудан башланып китте аның, сызлый бармагы, сызлый, тәкатьләр таптырмый. Минһаҗетдине Малмыжның зур докторларына күрсәтеп карады, һәм бөтен врачларның куйган диагнозы бер дә юатырлык түгел, бөтенесенеке бер төрле: "Чире азып китеп бөтен беләгенә таралганчы, чәнти бармагын кисәргә кирәк". Тик менә Нәфисәсе бармагын кистерүгә теше-тырнагы белән каршы килде. "Юк, бармагымны кистермим, ни булса да Ходайның язганы булыр". Әбиләргә дә йөрделәр, өшкерттеләр дә, имләттеләр дә, кемнән ни ишетсәләр, шул дәваны кулланып карадылар. Тик бармак сызлавы басылмады, басылмады гына түгел, сызланулар әкренләп кулга, кулдан беләккә күчте. Ишле крестьян гаиләсендәге бөтен эш әкренләп Рәхимә җилкәсенә күчте, пич тутырып ипиен дә салды ул, казан тутырып ашын да пешерде, керен дә юды, мунчасын да якты, сыерын да сауды.

Әйе, нинди анда атналар буе Мәмәшир җыеннарында йөрү булсын ун яшеннән әнисенең уң кулына әйләнгән Рәхимәгә.
Әле шуларга әнисенең сызлануларын күреп җанының әрнүләре, бөтенесен бергә кушсаң, әтиле-әниле булса да бер дә баллы да, майлы да түгел Рәхимәнең дә дөньясы. Ә затлы-килешле өс-башына килгәндә, Рәхимәнең бит әтисе алып биргән "Зингер" тегү машинасы бар, өй эшеннән бушаган арада авылдашларына күлмәк-күнчек тегә ул. Һәм менә шул тегүдән эшләп тапкан акчасы Сәгадәтбикә сеңлесенә дә, үзенә дә кием-салым юнәтергә җитә, әле өй кирәк-яракларына да өлеш чыга, чәенә-шикәренә дигәндәй. Менә быел олы абыйсы Дәүләтша өйләнеп куйды. Хәерниса җиңгәсе дә бик ипле-салмак, ике каенсеңлесен үз сеңелләре кебек яратты. Рәхимә белән Сәгадәтбикә дә аны үзләренең олы апалары кебек якын-үз күреп кабул иттеләр.

Рәхимәнең дә йөге бик тә каты җиңеләйде, үги ана кул астында үскән җиңгәсе һәр эшнең тәртибен-рәтен белеп эшли, сызланулардан тилмергән әниләренә дә ягымлы-кайгыртучан. 

Менә ничә еллардан бирле ишле гаиләнең көнкүрешен үз җилкәсендә күтәргән Рәхимә быел тыныч күңел белән Мәмәширдәге туганнарына утырмага, Мәмәшир җыенына кунак булып килде.

Урау-урау язмыш җилләре Мәмәширнең ямь-яшел болынында очраштырды аларны. Кавыштыруы тагын да шулай урау-урау булды язмышның.
Ә аеруы – Рәхимә өч баласын куенына җыеп Рәхимҗанын сугыш кырына озатып калганчы. Аңарчы кырык җиреннән ямалган иске өйләрендә бары тик сигез елга сузылган сөю-назга тулган бәхетле гомер.

Үлчәү тәлинкәсенә авырлык дигәнен гел мулдан сала шул Язмыш-абзый.
Күтәрерсеңме дип никтер сорамый шул, сорамый...

Рәйсә Галимуллина.
Кукмара, Мәмәшир

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading