16+

Кара борыч яратасызмы?

Уңган хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә азык тәмләткечләрнең күп төрлесен кулланса да, иң киң таралганы – төелгән кара борычтыр, мөгаен.

Кара борыч яратасызмы?

Уңган хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә азык тәмләткечләрнең күп төрлесен кулланса да, иң киң таралганы – төелгән кара борычтыр, мөгаен.

Аның яшел бөртекле чималы Һиндстанның тропик урманнарында үсүче кыргый лианалардагы озынча кузакларда шифалы табигать бүләге буларак өлгерә. Ә Вьетнамда, Индонезиядә, Бразилиядә, Шри-Ланкада, Суматрада, Африка илләрендә аны махсус утыртып үстерәләр. Бүгенге көндә бу культураны гамәлгә кертүне Россиянең көньягында сынап карыйлар. Ул минералларга, микроэлементларга тиешенчә баеп, тәмам өлгереп җитсен өчен, климатның эссе генә түгел, дымлы да булуы таләп ителгәнгә күрә, безнең илдә үскәненең сыйфаты читтән кертелгәненнән беркадәр калыша. 

Өстәлебездән төшмәгән кара борыч составында холин, рибофлавин, токоферол, бета-каротин кебек биоактив компонентлар; В, С, К, Е, РР төркемнәренә керүче витаминнар; фолий, пантотен кислоталары; кальций, цинк, бакыр, тимер; калий, селен, марганец, фтор микроэлементлары; клетчатка бар.100 грамм продуктның каллориялеге -251 ккал тәшкил итә, шуның 10,4 граммы аксымнардан, 3,3 граммы майлардан, 38,7 граммы углеводлардан гыйбарәт. Кара борычның кеше организмы өчен файдалы үзлекләре санап бетергесез. Ул канны сыеклый, витаминнарга баета. Кан тамырларын ныгытырга, чистартырга, “начар” холестерин оершаларын эретергә булыша. Иммун системасын яхшыртып, салкын тиюгә бәйле чирләрдән саклаучы ”калкан” барлыкка китерә. Ашкайнату тракты һәм эчәклек эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итә.

Халык дәвачылары,  эч киткәндә бөртекле кара борыч кулланып, диареяне тиз арада туктата. Тән тукымаларына сырышкан май катламнарын эретергә булышуы сәбәпле, кара борычны даими куллану гәүдәне ябыктыра. Биткә бетчәләр чыкканда, табигый сыгылмалылыгын югалтып, тән тиресе ямьсезләнгәндә куллансак, уңай нәтиҗә бирә. Авыз эче бозылганда, теш сызлаганда борыч ярдәмгә килә. Хроник арыганлык кичерүчеләргә, кәефе еш төшкәннәргә, аппетиты түбәнәйгәннәргә кара борычны даими кулланырга киңәш итәләр. Борычны спиртта яки аракыда төнәтеп, салкын тигәндә, баш авыртканда бал кашыклап чәйгә салып эчәләр, арка-бил буыннары сызлаганда, авырткан урыннарга борычлы майлар сылап, җылыткыч компресслар куеп дәваланалар. Халык арасында киң таралган бу аш тәмләткечнең күңелгә ятышлы сыйфатлары, барыннан да бигрәк, организмны ныгытуына, чирләрне алдан кисәтүенә бәйле.
     
Азия, Африка халыкларының милли аш-суында, капкач авызны өтеп ала торган специяләрнең мулдан кулланылуы, шул исәптән ак, яшел, кызыл, кара борычның аеруча  мулдан  салынуы, беренче карашка, гайре табигый хәл кебек тоела. Шат күңелле һиндлар, кайнар канлыэфиоплар кара борычның ирләрнең җенси дәртен арттыруын, авыр физик хезмәттән соң хәл кертүен, буыннар сызлавын басуын бик күптәннән белгән. Һәрхәлдә, борынгы трактатларында шулай дип язылган. Бүгенге заман галимнәре кара борычның табигый афродизиак булуын, мәни бизе функциясен яхшыртуын, вакытында һәм җиренә җиткереп дәваламасаң, ракка әверелү куркынычын тудыручы аденома простатиты кебек мәкерле чирләрдән саклавын, тән тукымаларын ныгытуын, мускулларны җылытып, спазмын юкка чыгара алуын, шул рәвешчә төрле сызлануларны басуын фәнни раслаган. Бүгенге тормыш-көнкүрештә күбебезгә физик активлык җитми, ә нерв киеренкелеге, йөрәк- кан тамырларына йөкләнеш ифрат зурдан.

Белгечләр фикеренчә, кара борычны комплекслы һәм даими куллану канны чистарта, аның йөрешен яхшырта, тромблар барлыкка килүгә каршы тора, организмга җимергеч тәэсир итүче инфекцияле чирләрне булдырмый кала ала. Кара борыч куллану гүзәл затлар сәламәтлеге өчен дә мөһим. Бактерияләргә каршы тора алуы хатын-кызларның организмын төрле инфекцияләрдән саклый, җай белән генә ябыктырып, целлюлиттан, артык авырлыктан коткара. Матурлык тудыру индустриясендә дә аның кадерен беләләр: чәчләрнең тамырларын дәвалаучы, куертучы, җемелдәп торучан итүче гельләр, шампуньнар ясаганда, чамасын белеп кушып җибәрәләр. Борычлы кремнар бетчәле тән тиресен чистарта, шомарта.

Берүк үзбелдекләнеп, борычны чамасыз артык куллана күрмик, каш ясыйбыз дип, күз чыгаруыбыз бар. Ашказанының лайлалы тышчасы, уникеилле, калын, нечкә, туры эчәк ялкынсынганда, ярсыткыч ачы борыч кулланмавыбыз хәерле. Кан басымы югары күтәрелгәндә, кайбер йөрәк авырулары кузгалганда, авыз эчендә, тамакта көчле ялкынсыну күзәтелгәндә, үңәч эррозиясе чиреннән интеккәндә, бала имезгәндә, агуланганда, бу тәмләткечкә аллергия булганда, ачы кара борыч куллану тыела. Биш яше тулмаган сабыйларның ризыгына борыч сибәргә ярамый. Гормоннары еш уйнавы аркасында тынгысызлык хисе кичерүче яшүсмерләр рационына кискен ачы тәмләткечләрне саклык белән генә кушуыбыз хәерле. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading