Шәһри Казан

Бомжлар һәм тоткыннар авыруы гына түгел

Март ахырында (24 мартта) бөтен дөньяда туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп уздылар. Әлеге авыруны хәзер актуаль түгел инде дип санаучылар да бар, әмма туберкулез авыруын ачканга инде күп вакыт үтеп, бу өлкәдә сәламәтлек саклау системасы шактый алга китсә дә, ул барлык илләрдә куркыныч һәм социаль яктан әһәмиятле авыру булып кала...

Реклама

БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда, уртача алганда, 8 миллионнан башлап 10 миллионга кадәр кеше туберкулез белән авырый һәм 3 миллионга якын кеше әлеге авырудан үлеп китә. Авыруны йоктыруның яңа очраклары Һиндстан, Кытай һәм Африкада күп очрый, ә иң азы Америкада күзәтелә. Россиядә соңгы елларда туберкулез белән авыручылар һәм аның аркасында үлүчеләр саны кимеп килә. Татарстанда 2012 елда бу авыруның күләме 4,4 процентка төшкән. Тулаем алганда, республикада туберкулез белән авыру, Россия Федерациясе белән чагыштырганда, 31,2 процентка, ә Идел буе федераль округына караганда 28,8 процентка азрак. Хәзерге вакытта Татарстанның туберкулезга каршы хезмәтендә 3,4 мең кеше исәптә тора, шулар арасыннан 1,8 мең очракны узган елны ачыклаганнар. Исәптә торучы балалар саны 100гә тигез, аларның 81енә туберкулез диагнозы үткән елны куелган. Балалар, кагыйдә буларак, дәваланганнан соң савыгалар һәм аларны исәптән төшерәләр. Һәм иң мөһиме - соңгы 5 елда балалар арасында әлеге авырудан үлү очраклары күзәтелмәгән. Бу исә бик тә мөһим күрсәткеч булып тора, чөнки алдагы елларда мондый очраклар да булган.
Туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, әлеге проблеманың мөһимлеген исәпкә алып, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Республика туберкулезга каршы көрәш диспансеры, Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә, матбугат конференциясе оештырып, әлеге авырудан саклану чаралары, аның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Туберкулез - кешенең үпкәләрен, шулай ук сөяк һәм буыннарын, күз һәм тирене зарарлый торган йогышлы куркыныч авыру. Әлеге авыру кеше төчкерсә яки йөткерсә күчә ала, шулай ук аралашканда да аны йоктыру ихтималы бар. Кием-салым, мендәр, савыт-саба һәм башка кирәк-ярак әйберләре дә авыруны тарата ала. Инфекциянең цистернадан кайнатылмаган сөт эчкәндә эләгүе дә мөмкин.
Халык арасында, туберкулез белән бомжлар һәм тоткыннар гына авырый, дигән фикер яши. Әмма белгечләр интеллигенция һәм аз сакланган халык арасында да исәптә торучылар барлыгын әйтә. Начар туклану, торак-көнкүреш шартларының түбәнлеге, өлкән яшьтә булу, алкоголизм, шикәр һәм онкология авырулары, ВИЧ-инфекция һәм башкалар туберкулез микробактерияләрен йоктыру ихтималын арттыра.
Авыру башланган вакытта аның билгеләре күренмәскә дә мөмкин (хәлсезлек, тиз ару, начар аппетит) яки алар бөтенләй дә булмый. Аны ачыклауның төп ысулы - флюорография узу. Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ике елга бер тапкыр тикшеренергә тиеш. Шикәр диабеты белән авыручылар, ашказаны җәрәхәте булганнар, спиртлы эчемлекләргә бәйле кешеләр, бөерләре авыртучылар һәм башкалар исә елга ике тапкыр күренергә тиеш, дип кисәтә табиблар. Шунысын онытмаска кирәк: туберкулез - вакытында ачыкланса, дәвалап була торган авыру. Әмма авырудан тулысынча савыгып бетү өчен, зур түземлек һәм теләк сорала. Кыска вакыт эчендә генә дәвалап булмый аны: туберкулезны дәвалау ярты елдан бер елга кадәр сузылырга мөмкин. Әмма, табиблар әйтүе буенча, күп кешенең моңа түземлеге җитми һәм алар дәваланудан баш тарта. Нәтиҗәдә туберкулез хроник авыруга әйләнә. Шулай да республикада дәвалануның нәтиҗәлелеге, Россия һәм Идел буе белән чагыштырганда, күпкә югарырак. Статистика тагын шунысын күрсәтә: туберкулез ир-атлар арасында, хатын-кызларга караганда, 4 тапкыр күбрәк очрый.
Сакланганны саклармын...
Туберкулездан саклануның төп юллары - БЦЖ прививкасы ясату, иммунитетны ныгыту, физик нагрузкалар, сәламәт туклану һәм начар гадәтләр булмау. Вакцинация яшь балага беренче көннәрдә үк ясала. Дөрес, әти-әниләр арасында аны ясатудан баш тартучылар да бар. Әмма авыруны кисәтүнең башка ысулары әлегә юк. Бүген әлеге привиканы бөтен дөньяда кулланалар һәм ясатмыйча калырга кирәкми, ди табиблар. Алар шулай ук, туберкулезны йоктырмас өчен, каты йөткерүче кешеләрдән ераграк йөрергә киңәш итә. Әгәр дә сез авыру кеше белән бергә яшисез икән, бүлмәне ешрак җилләтү һәм җыештырып тору кирәк. Сәламәтлегебезгә карата битараф булмыйча, вакытында тикшеренергә онытмыйк, чөнки үзеңне кайгырту - якыннарыңны кайгырту дигән сүз дә бит әле ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: