Шәһри Казан

Буа фермеры пенсионерларга өчәр кг алма тараткан

Өлкәннәр көне уңаеннан Буа районы фермеры Җәмил Дәүләтшин Бик Үти һәм Ташкичү авылы пенсионерларына үз бакчасында үскән өчәр кг алма тараткан.

Бакча сыен барысы 170 өлкән кеше алган. 2017 елда Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннар Бик Үти авылыннан ерак булмаган җирдә алмагачлар утырткан. Алар бакчасында 9 мең төптән артык алмагач үсә.

Реклама

2018 елда фермерлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3,3 гектар җирдә җиләк-җимеш культураларын үстерү  өчен 1,5 млн сумлык грант алган. Бу көздә исә беренче уңыш та алганнар. Бер агачтан 10ар кг алма җыелган. Быел 16 гектар мәйданда 27 мең төп алмагач утыртырга ниятлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: