Шәһри Казан

Чернобыльчеләргә йөз белән борылсыннар иде

Без аның белән, сирәк булса да, телефон аша сөйләшеп, очрашып торабыз. Ә танышуыбыз автобуста, урыннарыбыз рәттән булудан башланды. Дөресрәге, мунча әйберләре арасындагы сабы тырпаеп торган мунча себеркесе таныштырды безне.

- Элек безгә мунча бушлай иде. 5 ел элек бу тәртипне бетерделәр. Ә бит безгә мунча кермичә озак йөрергә ярамый, - дип башлады ул сүзен.
- Гафу итегез, безгә дигәнегезне ничек аңларга?
- Чернобыль атом станциясендәге аварияне бетерүдә катнашкан кеше мин. Радиация алу нәтиҗәсендә баш калкытырга торган авыруларны мунча бераз тоткарлый.
Икенче көнне яңа танышым Госман Гайфуллинның фатирына килеп, СССР кешеләрен генә түгел, бөтен дөньяны борчуга салган атом станциясендә нинди эш башкаруы белән кызыксындым.
- Безне 1987 елның 18 маенда, поездга утыртып, Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәренә алып киттеләр. Шәһәрдән ерак булмаган бистәдә 2 атна дәвамында әзерлек курсы үттек. Радиация күләмен аерырга да шунда өйрәндек, - дип сөйләп китте Госман Галимҗан улы.
Махсус курс узганнан соң, алар Харьков-Белая Церковка юнәлешенә чыгып китәләр. Юлда берничә тәүлек барып, Киев өлкәсенең Ивановск районындагы Ораное авылына барып җитәләр. Бөтен СССРдан җыелган меңнәрчә кеше авариягә бәйле эшләрне башкарырга тотына. Г.Гайфуллин исә янгын сүндерүчеләр командасына билгеләнә.
- Атом электр станциясе Чернобыль шәһәреннән 25 чакрым читтәрәк төзелгән. Без станциягә баручы юлга су сиптердек. Аны Припеть шәһәреннән ала идек тә, порошок кушып, юлга сибә идек. Бу эш юлдагы тузаннар күтәрелеп, радиациянең тирә-юньгә таралмавы өчен эшләнде, - дип искә ала Госман Галимҗан улы.
Радиация күләме бик зур булганга, көнгә 15 минут кына эшләткәннәр аларны. 2 атна дәвамында юлдагы тузанны бастырганнан соң, АЭСның үзенә үк кереп эшлиләр. Андагы идәннәрне себерәләр, торбаларны юалар һ.б.
- Радиациядән саклану өчен нинди чаралар күрдегез? Противогаз йә берәр төрле җайланма киеп эшләгәнсездер инде, - дим әңгәмәдәшемә.
- Авыз-борынны каплый торган, биредә эшләүчеләр арасында «лепесток» исемен алган чүпрәкне генә кулландык. Ул радиациядән сакламый, тузан сулауны гына тоткарлый.
Барысы 76 көн эшләгәннән соң, аларны кайтарып җибәрәләр. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканда 34 яшьтә булган ир баштарак сәламәтлегендә нинди дә булса үзгәреш сизми. Әмма 1995 елга аяк баскач, баш әйләнү, аяклар сызлау, гастрит, озын эчәгендәге җәрәхәт кебек авырулар килеп чыга. Инфаркт дигәне дә читләтеп үтми. Табиблар аңа башта III төркем инвалидлык бирәләр, берничә елдан II төркемгә күчерәләр.
- Узган ел бөерегездән киста алдыруыгыз, быел йөрәгегезгә кардиостимулятор куйдыруыгыз да шул Чернобыль бәласедер инде?
- Радиациянең зарары турында хәзер күп сөйлиләр, күп язалар. Организмга аның тискәре йогынты ясаганлыгы көн кебек ачык. Тик шунысы гаҗәп: баштарак шифаханәләргә юлламалар бирделәр, аннан соң туктаттылар. Инде мунчага бушлай керүне дә бетерделәр.
Очрашу вакытында АЭСка бәйле истәлекләрне дә яңарттык. «Менә монысы көмеш медаль, дәүләт биргән билге», - дип, шәхси архивындагы бер медален суза миңа Госман әфәнде. Әлеге медальгә 15656 саны сугылган. Бу сан үзе генә дә күп нәрсәне аңлата түгелме соң? Татарстанга кайткан медальгә генә дә шулкадәр сан сугылсын әле. Ә Союз күләмендә бу сан ничә урынлы икән?!
Г.Гайфуллинның документлары арасында «Участник ликвидации последствий аварии ЧАЭС», «В память о ликвидации последствий катастрофы на ЧАЭС» дип язылган күкрәк билгеләре дә бар. Аларның беренчесе - 1991, икенчесе 2006 елда тапшырылган. Чернобыльченең шәхси архивын караганда 06407 нче хәрби часть командиры генерал-лейтенант А.П.Горбачев, аның сәяси эшләр буенча урынбасары авиация генерал-майоры Г.Н.Лучинин кул куйган Рәхмәт хаты да очрады. Тик менә чернобыльчеләрнең елдан-ел кысыла барган хокукларын ничек аңларга?! «Чернобыль һәлакәте берлеге»нең төбәкара иҗтимагый оешмасы вәкиле Фиргат Зәки улы Гадиевнең әйтүенә караганда, хәтта кайбер чернобыльчеләрнең инвалидлык категориясеннән мәхрүм ителү очраклары да бар икән.
Аерылышыр алдыннан, Госман Галимҗан улы узган елның сентябрь аенда, Чернобыль катастрофасының 25 еллыгы уңаеннан бирелгән тагын бер медален күрсәтте. Бакый дөньяга күчкәннәр (ә алар барлык катнашучыларның өчтән бере диярлек) бу медальне күрми калдылар, ә менә исәннәргә - безнең арада яшәүчеләргә дәүләт органнары чын мәгънәсендә йөз белән борылсыннар иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: