Шәһри Казан

Китап язмышы мода кулында

Узган атнада Казанда китап язмышы турында сөйләштеләр. Илнең 22 төбәгеннән җыелган нәшриятчеләр, китап сатучыларның башында бер уй - укучыны ничек җәлеп итәргә?

Реклама

«Татмедиа» республика агентлыгында «Төбәкләрдә китап нәшриятенең конкурентлыкка сәләтен үстерү» сигезенче фәнни-гамәли конференциясе узды. Соңгы тапкыр ул Казанда 2007 елда узган булган.
Юкка гына беренче җөмләләремдә үк китап укучыны җәлеп итүнең төп проблема икәнлегенә басым ясамадым. Бу һәр чыгышта ярылып ятты. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина да чыгышын шуннан башлады.
- Безнең өчен яшь укучыны җәлеп итү зур проблема булып чыкты. Президент инициативасы белән ике ел элек татар язучыларының иң яхшы 100 әсәре исемлеген төзедек, аларны электрон форматка күчерү - икенче этап, - диде ул. - Хәзергә «Таткнигафонд» электрон ресурсында аларның яртысы бар, эш дәвам итә. Шулай ук Президент кушуы буенча, дөнья әдәбиятыннан 100 иң яхшы әсәр исемлеге төзелеп, татарчага тәрҗемә ителәчәк. Аларның унысы басылып чыгачак, ә калганнары шулай ук электрон ресурска кертеләчәк.
«Таткнигафонд» ресурсында исә 1700 китап бар. Аңардан дөньяның 40 илендә яшәүчеләр файдалана.
Әмма электрон ресурслар, гаджетларны китап белән чагыштырып буламы? Конференциядәгеләр алар китап укуның тәмен бетерә, язучының әдәби идеяләрен укучыга җиткереп бетерә алмый дигән фикердә. Китапның җаны югала, ягъни мәсәлән. Мин дә шулай дип уйлыйм. Электрон китаптан мин самолетта ерак арага очканда һәм ялда гына файдаланам. Берничә китапны алып йөрергә авыр, ә электрон китапка берничә әсәрне күчерәсең дә - вәссәлам. Әмма бу китап бите кыштырдавына, уку тәменә берничек тә җитә алмый. Шуңа күрә әйләнгән саен кибеттән яңа китап алып чыгу минем өчен гадәти күренеш.
Кибеттә күп минем кебекләр. Кайсына керсәң дә, гел кеше була. Әмма яшьләр күп түгел. Гел урта һәм олы буын.
- Яшьләр арасында китап уку модасы юк, ә алар модалы булырга ярата, - диде танылган режиссер, сценарийчы Сергей Соловьев. - 5 ел элек бераз җүләррәк булу модада иде. 10 ел элек бу гадәти күренеш иде. Дөрес, хәзер кайберәүләрнең башына «Бәлки акыллы булу модададыр», - дигән уй керә башлады кебек. Менә шуны эләктереп алып, безгә акыллы булу модасын таратырга кирәк.
Аны Россия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев та эләктереп алды.
- Әйдәгез, китап укуны модага әйләндерәбез. Заманында Англия бу проблема белән ничек көрәште соң? Шәһәр урамына танылган футболист Дэвид Бекхем чыкты һәм китап укый башлады. Безгә дә кино артистларын һәм җырчыларны урамга алып чыгып китап укытырга кирәк, - дип тәкъдим итте ул.
Китап уку һәм мода берничек тә янәшә тора алмый торган төшенчә кебек югыйсә. Китап уку модада түгел, ә кешенең рухында, күңелендә булырга тиештер кебек. Әмма шундый заманга килеп җиттек, Соловьев әйткәнчә, тулы буын идиотлар тәрбияләргә теләмәсәк, шундый моданы кертми чирне дәвалап булмастыр. Быел рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарында минималь баллны төшерделәр - 24 балл калды. Башта 36 иде. Чөнки шулай итмәгән очракта, укучыларның күпчелеге аттестат ала алмаячак иде. Ягъни алар имтиханны хәтта «берле»гә дә бирмәгән булып чыга. Заманча мәгариф системасы укуга карашны шулкадәр җиңеләйтте. Программа, алай гына да түгел, программа нәтиҗәләре буенча аттестация уздыру фикерләү, уйлау сәләтен бөтенләй үтереп, гадәти «+» куеп, дөрес кебек күренгән вариантны сайлауга гына калганда, ни көтәсең? Толстойның «Война и Мир»ы, Достоевскийның «Преступление и наказание»се нәрсәгә аларга? Нигә мондый авыр әсәрләр белән башны чүпләргә? Интернет тулы төсле рәсем, ә имтиханда «+» куеп чыгарлык белемне шул ук гаджетлардан да чүпләп була...
Ә китап киштәләре шыгрым тулы. Китапханәләр эшләп тора. Татарстанда 1550 китапханә эшли, шуларның 1546сы авыл җирлегендә икән.
- Ел саен 700000 яңа басма, шул исәптән периодик басмалар да кайтарып торабыз, - диде мәдәният министры урынбасары Ирәдә Әюпова. - Әмма интернет, электрон форматка күчү китапка турыдан-туры сугыш игълан итте. Безгә хәзер китап укуны популярлаштыру мөһим. Казанда «Әдәби ишегалды» проекты да шул уңайдан оештырылды. Ике «Әдәби кафе» ачыла. Анда чәй эчеп китап укып утырырга мөмкин булачак.
Конференциядә чыгыш ясаучыларның барысы да классикларны искә алды. Мин дә китап уку дигәч, беренче чиратта классик әсәрләрне күзаллыйм кебек. Ә бүгенге әдәбиятта, аерым алганда үзебезнең татар әдәбиятында укучы егылып укырлык, үзенә җәлеп итәрлек кем бар? Нәшриятчеләр каршына китапны матур итеп бастыру гына түгел, ә кызыклы авторларны җәлеп итү проблемасы да килеп басадыр. Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадырова, Марат Кәбиров, Мәдинә Маликова, Гөлчәчәк Галиева (мәрхүмә инде), тагын берничә фамилия һәм бетте... Дөнья буйлап әйләнүне чүп кебек кенә итеп кабул иткән укучының зәвыгына туры килерлек әдәби әсәрләрне язу өчен язучыларга да үзләренең белемнәрен арттырып торырга, авыл-районнарыннан читкә чыгып йөреп кайтырлык мөмкинлеге булырга да тиеш бит... Аннан шул китапны укучыга җиткерү өчен менеджер булырга. Бүген без эзләп йөрергә түгел, ә китереп биргәнгә күнеккән. Мин шактый китапны интернет-кибет аша сатып алам, китереп бирәләр яки якындагы берәр зуррак кибеткә китерерлек итеп заказ бирәм - эзләп йөрисе, китап кибетенә барып, машинаны кая калдырып торыйм икән дип баш ватып торасы юк. Акчаңны түлисең дә укыйсың. Кызганыч, татар китапларын алай зурдан кубып заказ биреп алдырып булмый әле.
Мода булгач, барысы да заман сулышында булсын инде аның. Китабы да, әсәре дә, язучысы да, сатуы да, укучысы да...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: