Шәһри Казан

«Кош хокукы» өчен түләтәчәкләр

Узган атнада Владимир Путин Дәүләт Думасына яшәү урыны һәм вакытлыча яшәү урынын теркәү тәртипләрен бозган очракта җинаять эше һәм административ санкцияләр каралачагы турындагы яңа канун проектын кертте. Бу канунны чыгару нияте «резин йортлар» проблемасын, ягъни формаль мәсьәләләрне генә хәл итәр өчен пропискага керүчеләр һәм кертүчеләр белән көрәшүне максат итеп куя.

Реклама

Канун кабул ителә калса, теркәлү узмыйча яшәүче гражданнарны - 2-3 мең сум, ә торак хуҗаларын 2-5 мең сум штрафка тартачаклар. Эш урыныннан файдаланып, бер квадрат метрга бишәр йөз кеше теркәтүче түрәләргә исә штраф йөз меңнән биш йөз меңгә тикле үсәчәк. Шулай ук бу эш өчен өч елга иректән мәхрүм итү яки шул вакыт дәвамында мәҗбүри эшләтү дә каралырга мөмкин. Эш урынындагы кешеләрдән исә теркәлү тәртибен бозган өчен - 25-30, ә юридик затлардан 250-700 мең сум штраф түләтүләре ихтимал. Мәскәү белән Санкт-Петербургта мондый тәртип бозулар өчен штрафларны тагын да арттыру тәкъдим ителә.
Россиянең Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский сүзләре буенча «резин йортлар» турындагы яңа канун прописка буенча яшәмәүче, башка адрес буенча торучы йорт хуҗаларына кагылмаячак. «Бер адрес буенча фатиры булып, үзе бүтән адрес буенча яшәүчеләргә бу кагылмый... Без андыйлар артыннан куып йөрергә җыенмыйбыз, тынычлап яшәсеннәр. Әмма торак хуҗалары төрле алдашулар белән шөгыльләнмәсен өчен һәм ялган теркәлүгә каршы көрәшү ниятеннән, безгә нигез кирәк», - ди Ромодановский.
Шулай да хокук яклаучылар Президентның бу инициативасы белән килешми. Әлеге канун кешене конкрет яшәү урынына бәйләп куячак, аның хәрәкәт итү иреген кысачак дип саныйлар.
Хәзерге канун буенча, гражданнар теркәлү урыны булмаган җирдә 90 көн дәвамында яши ала. Шул срок беткәнче теркәлү узарга кирәк. Яңа канун гамәлгә кертелә калса, канунсыз фатир арендалап торучыларга һәм арендага биреп торучыларга шактый кыенга туры килергә мөмкин. Кыскасы, хакимият кайда гына яшәсәң дә, гражданнарны күз уңыннан ычкындырмыйча яшәтергә җыена бугай.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: