16+

«Лаеш районының этник традицияләре» маршруты буйлап «Шәһри Казан» газетасы журналисты да йөреп кайтты

Татар, рус, керәшен халыкларының культурасы, гореф-гадәтләре, йолалары белән якыннанрак танышасың килсә, Лаешка бар икән.

«Лаеш районының этник традицияләре» маршруты буйлап «Шәһри Казан» газетасы журналисты да йөреп кайтты

Татар, рус, керәшен халыкларының культурасы, гореф-гадәтләре, йолалары белән якыннанрак танышасың килсә, Лаешка бар икән.

Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авыллары 2008 елдан бирле туристларны кабул итә. «Лаеш районының этник традицияләре» маршрутын булдырган Гавриил Державин исемендәге Лаеш төбәге музее директоры Фәридә Мортазина сүзләренчә, узган елны гына да монда мең ярымнан артык кунак булып киткән. Бу төр ­маршрут белән бигрәк тә чит илләрдән килүчеләр кызыксына, алар Татарстанда яшәүче халык­ларның үзара дус-тату яшәвенә сок­ланып китә, ди ул. Бик күпләрдә кызыксыну уяткан «Лаеш районының этник традицияләре» маршруты буйлап «Шәһри Казан» газетасы журналисты да йөреп кайтты.

Никольский

Никольский - рус авылы. Аның турында ­ишетмәгән ке­ше сирәктер. Елның-елын­да биредә «Каравон» рус фольклор бәйрәме уза. Әлеге бәйрәмнең 300 елдан артык тарихы бар. Никольс­кий авылында «Каравон» XVI гасырдан ук май аенда - изгеләштерүче һәм мог­җизалар кылучы Николай Угодник көнендә үткәрелә. 1955 елдан аны үткәрү тыела һәм 1988 елда гына ул кабат торгызыла. Башта рус халык җырлары бәйрәме кебек кенә узса, 1993 елдан рус халык җыры фестивале статусын ала. Аны үткәрү тәртибе, рус фольклоры үрнәкләре, борынгы рус җыр­лары Никольскида буыннан-буынга сакланып килгән. Авылның «Каравон» рус халык фольклор ансамбле туристларга каравон биюнең серләре белән таныштыра. Каравонда биючеләр, чәнти бармакларыннан тотынышып, кояш, ягъни сәгать йөреше уңаена «үрдәк адымы» белән әйләнәләр. Бию­не отып калыр өчен шактый тырышырга туры килә.

Башта уң аягыңны алга куясың, сулын аның янына китереп басасың, аннары уң аяк­ны артка куеп, сулын кырыйга куясың, шул рәвешле түгәрәк йә зурая, йә кысыла. Биегәндә җырларга да онытмыйсың. Каравон әйләнгәндә 10-15әр минутка кадәр сузыла торган «Как по морю синему», «При долу-долочке» һәм «Как по речке» җырлары башкарыла. Бу җырлардан башка каравон әйләнеп булмый. Тарихтан билгеле булганча, бәйрәм элек өч көнгә сузылган булган. Һәр каравонның үз өч җыры булып, өч көн буе аларны өчәр тапкыр җырлаганнар. Кызлар өч көндә өч төрле күлмәк кигән. Каравонга аларны 14 яшьтән генә керткәннәр. Халыкта «чирәм таптамаган», ягъни каравонда әйләнмәгән кызларны кияүгә алмыйлар дигән ышаныч та яшәгән. «Каравон» ансамбле солистлары туристларга тагын бик күп кызыклы фактлар, рус халык киемнәре, уеннары, туй йолалары турында бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтте. Соңыннан кунакларны җыр җырлап озаттылар. Әлеге борынгы җыр кунаклар белән саубуллашканда махсус җыр­лана икән. Алар тоткарланып торса, ә хуҗаларның саубуллашасылары килсә, бар инде кайтып китегез дип әйтә алмыйлар бит, шуңа да бу җырны башкаралар икән. Кунаклар шуны аңлап чыгып китәләр ди.

Авылның мәдәният йорты каршында кечкенә генә авыл өен хәтерләткән Каравон тарихы музее эшләп килә. Анда борынгы «Каравон» бәйрәме белән бәйле экспонатлар куелган.

Ташкирмән

Мишә елгасы буенда урнашкан Ташкирмән - Лаешта бердәнбер керәшен авылы. Исеменнән үк күренгәнчә, авыл башындагы таштан өелгән кирмән безнең эраның V-VII гасырларында ук булган. Авыл халкы бу урынны «Кала башы» дип йөртә. Ташкирмәндә «Трои­ца» бәйрәмен дә шунда билгеләп үтәләр.

Авылның «Көмеш» балалар ансамбле туристларга әнә шул «Троица»ны сәхнәләштереп күрсәтте. Троицада бар халык кирмән буйлап өч тапкыр йөгереп үтәргә тиеш икән. Бу көнне үк өч төрле үлән дә җыеп куялар. Троицада җыелган үлән иң файдалысы-сихәтлесе санала ди. Әлеге бәйрәмгә җыелган халык, һичшиксез, «Чи камыш» һәм «Мәрьям» җырларын да җырлап кайтырга тиеш.

Биредә Казан ханлыгы чорыннан ук сакланып килгән җырларны әле дә җыр­лыйлар, гадәти булмаган музыкаль инструментлар: самавыр торбасы яки мич капкачына сугып чыгарылган музыка астында салмак кына бииләр.
Ташкирмән авылы мәктәбендә керәшеннәр яшәешен чагылдырган музей да эшләп килә. Мәктәп балалары туристларны авыллары, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштыра. Туристларда бигрәк тә керәшеннәрнең мил­ли киемнәре кызыксыну уятты. Хатын-кызның костюмына карап, аның кайсы җирлектән булуын, бай яшиме-юкмы, кияү­дәме-түгелме икәнлеген, ничә баласы барлыгын белеп булган. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора. Яшь кызлар башларына калфак кигән. Яшь киленнәр түгәрәк яулык япкан. Олырак хатын-кызлар, башларына сүрәкә кигәннән соң, өстән яулык бәйләгәннәр.
Ташкирмәндә Изге Гурий чиркәве дә сакланган. Аңа нигез 1895 елда ук салынса да, ул 1914 елда гына төзелеп бетә. Советлар чорында чиркәү склад вазифасын үтәгән. 2011 елда реставрациядән соң кабат ишек­ләрен ача.

Атабай

Идел, Кама һәм Мишә елгалары кушылган җирдә урнашкан бик матур табигатьле Атабай авылында безне татар халкының милли уеннары белән таныштырдылар. Татарлар искиткеч тырыш, эшчән халык, шул ук вакытта күңел дә ача белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга, кышын аулак өйләргә җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгырап торган. Әлеге күркәм гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Авылның «Бибинур» исемле фольклор ансамбле сәхнәләштергән каз өмәсе дә, аларның дәртле җыр-биюләре, орчык уены, күз бәйләп уйнау, «Сукыр тәкә», «Без, без, без идек», «Бишле» уеннары да туристларны битараф калдырмады. Ансамбльгә йөрүчеләр пешергән, авызда эреп китә торган кош теле, җәүликмәкнең тәмлелеген алар Казанга кире кайтканда юл буенча сөйләделәр.

Һәр өч авылның үз гореф-гадәтләре, үз йолалары, уеннары һәм үз сыйлары. Казаннан килгән кунак­ларга анда яшәгән халык белән якыннан танышу, алар белән аралашу чыннан да бик күңелле булды. «Бюро путешествий Казань» туристлык агентлыгы экскурсоводы Валентина Рәхмәтуллина әйтүенчә, мондый этник программа республика буенча фәкать Лаешта гына оештырылган. Безнең республикада күпмилләтле районнар бик күп, лаешлылар үрнәгендә аларга да кызык­лы маршрут булдырырга вакыт җиткәндер, ди ул.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading