Шәһри Казан

«Милләт мәшһүр кешеләре белән мәртәбәле...»

«Үз халкының теленнән, мәдәниятеннән, тарихыннан һәм диненнән аерылмаган балалар чын кеше булып үсәрләр». Җәмит РӘХИМОВ

Реклама

Күреп гыйбрәт алырлык, сокланырлык чараның шаһиты булу бәхете эләкте миңа: апрель ае азакларында республикабызның Лениногорск муниципаль районының Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе «Җ.Рәхимов укулары-2014» - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы, публицист, тарихчы Җәмит Рәхимов истәлегенә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрде. Казаннан кадерле кунакларны: якташлары - Татарстан фәннәр академиясе академигы, тарих Фәннәре докторы Индус Таһировны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, галим һәм язучы Әнвәр Хәйрине, КФУ Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сиринә Трофимованы, район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикованы мәктәп укучылары һәм укытучылары, гадәттәгечә, үз якларының затлы күчтәнәче бавырсак һәм милли киемнәрдән матур сәламләү белән каршы алдылар.
«Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы», - дигән иде Айдар Хәлим. Керкәле мәктәбендә узган республикакүләм Җәмит һәм Галия Рәхимовлар укулары моны быел кабат раслады. Мәгариф министрлыгы, Лениногорск район хакимияте, КФУ һәм ТР Язучылар берлеге белән килешенгән укуларны оештыру тәкъдимен Татарстанның фән эшлеклесе, тынгысыз галим һәм язучы Әнвәр Хәйруллин керткән.
Быелгы укуларга республиканың тугыз районыннан - Апас, Тәтеш, Балык Бистәсе, Баулы, Азнакай, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорскидан эшләр килгән.
Секцияләрдә 67 укытучы, 33 укучылар эше каралды. «Рәхимов укулары-2013» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция материаллары җыентык булып басылып чыккан булган. Быел да секцияләрдә яңгыраган фәнни эшләр Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты доценты Роза Харрапова мөхәррирлегендә дөнья күрәчәк.
Мәктәп директоры Әкрам Гыйләҗев үзенең чыгышында Галия һәм Җәмит Рәхимовларга багышланган музейга аерым бүлмә булдырылуы (безгә аны күреп танышырга да насыйп булды), музей статусы алуга документлар әзерләнүе, киләчәктә Галия апа музейга Җәмит абыйның бик бай архивын тапшырыр дип өметләнүен белдерде. Керкәленең бер урамына Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен бирүгә карар кылынганлыгы, шулай ук мәктәпкә дә алар исемен бирүне сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаганнары мәгълүм булды. Сәхнәдә чыгыш ясаган укучыларның, бигрәк тә Коръән сүрәләре-аятьләрен аһәңле итеп укыган Алия Хәсәншинаның чыгышлары бу чараны тагы да тулыландырды.
Икесе бербөтен булып яшәгән Галия апа һәм Җәмит абыйның киләсе елның гыйнвар аенда тууларына 80 ел тулу уңаеннан да оештырылган бу чарада якташлары - ФА академигы Индус ага Таһиров: «Галия апа булмаса, без бу укуларга җыела алмаган булыр идек», - диюе, Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранованың Галия апаны «милләтләр анасы» дип олылавы күп нәрсәләр турында сөйли. Танылган мәгърифәтче, бу чараларның башында торган галим Әнвәр Хәйри: «Рәхимов укулары»н мин Галия апа һәм Җәмит Рәхимовларга багышлап оештырган идем. Хатын-кыз буларак хөрмәт йөзеннән, Галия апа документларда да, сүздә дә алдан бара. Әйе, Галия Мәгъсүм кызы, гомере буе балалар укытып, җәмгыятебезгә бихисап югары әхлаклы, тирән белемле яшьләр тәрбияләгән һәм олыгайган көнендә дә бөтен барлыгы белән мәгариф эшенә тугры калып, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай һ.б. төбәктәге район авылларына барып, мәктәпләрдә әдәп, әхлак һәм рухи тәрбия, дин дәресләре укытуны оештырып йөргән. Аңа тагын да көч, стимул өстик, дип, «мәгърифәтче» исеме бирергә документлар да әзерләгән идек. Бу эшләрнең рухи тәрбия, әхлак тәрбиясе өчен кирәклеген аңлап бетермәгән кешеләр әлегә эн дәшми», - дип белдерде.
Бу чарадан кире кайтканда юлыбыз Кичүчат авылы аша үткәндә Р.Фәхреддин музеена керми булдыра алмадык. Музей әллә кайдан үзенә чакырып торган кебек тоелды. Музей директоры филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова монда бик зур чын мәгърифәт эше алып бара икән. Р.Фәхреддин иҗатын гына түгел, бик күп экспонатлар җыйган ул. Р.Фәхреддиннең замандашы булган Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, Габдрахман Чыгтай, Г.Ибраһимовларның исән вакытта басылган китапларын Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, Оренбургтан һ.б. шәһәрләрдән алып кайткан. Бертуктаусыз үзенең акчасына йөри, җыя, сатып ала, ире Раил дә булыша булыр. Өч-дүрт экспонаттан башланган музейга биш меңгә якын экспонат җыелган. Ул да Галия апа кебек мирасны барлап, чын мәгърифәт эшчәнлеге алып бара. Сәер һәм шаккатарлык - авылда яшәп диссертация яклаган фәннәр кандидаты үзенең фәнни хезмәткәреннән дә түбәнрәк хезмәт хакы ала икән. Әйе, безнең чын мәдәниятебезне фанатларча фидакарь эш иткән хезмәткәрләр яшәтә дә инде.
«Галия һәм Җәмит Рәхимовлар укулары»н киләчәктә укучылар һәм укытучыларның хисап тота торган ел саен оештырыла торган фәнни-гамәли конференция итеп оештыруны күздә тотып, бөтен Россия күләмендә укулар итеп күтәрү турында да уйлый оештыручылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: