Шәһри Казан

Рифкать абый зоопаркында Нәгыймә белән Мөбарәк яши

Теләче аша узганда, юл буендагы тегермән, канатларын болгап, безне үзенә чакырды дисәм дә, ялган булмас. Безнең якларда җил тегермәне гел очрап тормый, ни хикмәт икән дип, кереп чыгарга булдык. Якынрак килеп карасак, тегермәнгә ат җигеп, ашлык төяп килүче «абзые» да бар икән әле. Ерак та түгел, кое янында, чиләк-көянтәләрен куеп,...

Теләче аша узганда, юл буендагы тегермән, канатларын болгап, безне үзенә чакырды дисәм дә, ялган булмас. Безнең якларда җил тегермәне гел очрап тормый, ни хикмәт икән дип, кереп чыгарга булдык. Якынрак килеп карасак, тегермәнгә ат җигеп, ашлык төяп килүче «абзые» да бар икән әле. Ерак та түгел, кое янында, чиләк-көянтәләрен куеп, егет белән кыз мәхәббәт аңлаша. Күкрәкләрендәге бейджикларыннан укып белдек, Хәлил белән Галиябану икән.
Эчкәрәк керәбез, кергән саен сок­лану катыш аптырау арта. Зур булмаган читлекләрдә - пони, төрледән-төрле кошлар. Шулар янәшәсендә үк борынгы татар йортын хәтерләткән аерым бүлек. Аның ишек төбендә Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы солдат каршы алды. Без килгәндә экспонатлар белән мәш килүче кеше - боларның барысын булдыручы, төзүче кеше Рифкать абый Шәфыйков үзе дә шушында булып чыкты. Алдан бернинди килешү, сөйләшү булмаса да, хуҗаның үзен очратуны бәхетле очрак дими ни дисең?
- Бу форманы кичә генә Мәскәүдән улым алып кайтты. Моңарчы бу манекен Исмәгыйль ролендә иде. Аны солдат иттек, Хәлил белән Галиябану Исмәгыйльдән котылды. Менә хәзер аңа солдат каешы кирәк инде, шуның өчен Сабага барып кайтырга уйлаган идем. Шинель табып бирделәр, бияләй тегәргә дип, җиңнәрен кискәннәр икән. Анысын төреп, аркасына асарга булдым, - ди Рифкать абый.
Музейда исә аның бала чагы, яшьлеге белән бәйле экспонатлар куелган. Тарих белән кызыксынучы Рифкать абый аларны башта йорт ишегалдындагы алачыкта саклаган.
Сөйләшә торгач, аның юл өстендәге кафе белән кунакханәнең дә хуҗасы икәнлеген ачыкладык.
- Кафега кереп ашау гына түгел, күңелгә дә азык кирәк бит. Хозурланырга бакчасы бар, кызыксынган кеше музеен да карый ала, - ди ул.
Музей түрендә аның апасының кияүгә чыккандагы сандыгы тора. Эчендә дәү әтисенең сугышта йөреп кайткан блокноты ята.
- Сугышка киткәнче үк, ул аңа үз кулы белән иске гарәп язуында догалар язган була. Польшада әсирлектә булганда да блокнотын саклап кала. Үлгәндә дә кулында шушы блокнот иде, минем өчен иң кадерле әйбер бу, - ди Рифкать абый.
Музейда әнисе кулланган табагач, кисәү агачы, күмералгыч та бар. Шунда ук чабаталар эленгән, аларын ул Балык Бистәсендәге бер остадан үрдерткән. Уфалла арбасын исә Кукмарадан алып кайткан. Элек хатын-кызлар кырга чыкканда баланы утыртып тора торган агач карават-бишек тә юнәт­кән.
Ул арада Рифкать абый патефон куеп җибәрде. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов җырлары яздырылган пластинкаларны уйнатып карадык. Патефонны барахолкадан биш мең сумга алган. Яшь чакта уйнаган тальян гармунында да уйнап күрсәтте безгә яңа танышыбыз. Аның уйнаганын ишетеп, музейга терәлеп торган минизоопарктагы тавис кошы да тавыш биреп куйды. Рифкать абый зоопарктагы бөтен хайванга диярлек яратып, якын итеп, үзенең авылдашларының исемен кушкан.
- Бала чакта гел кеше игътибар итмәгән нәрсәгә хәйран калып карыйсың да, шул күңелгә кереп кала. Безнең авылда олы яшьтәге Нәгыймә апаның, картлык галәмәте булгандыр, иягендә йон төкләре бар иде. Шул минем хәтергә йонлы әби булып кереп калган, аның матур хатирәсе итеп, понига Нәгыймә апа исемен куштым, - ди ул.
Понидан кала монда Кырымнан алып кайтылган аккош белән тавис кошы, декоратив тавыклар, фазан, бытбылдык, куян яши.
- Хәзер авылларда сыер асраучылар бетеп бара. Тиздән авыл балалары сыер карарга зоопаркка йөри башламагае, - дип шаярта Рифкать абый.
Бакча артында ясалма күл, уртасында фонтан. Үрдәкләр, кошлар арасында рәхәтләнеп катамаранда йөрергә була. Күл артык зур булмаса да, ике тонна ярым карп балыгын сыйдырган. Килгән бала­ларга бер маҗара булсын өчен, тиздән кызыл балык та җибәрәчәкләр, аларын кулдан ашатырга мөмкин булачак. Күлдә исә Таһир белән Зөһрә атлы аккошлар, үрдәкләр, кыр казлары, кара кош йөзеп йөри. Узган елны суга каз, үрдәк бибиләрен дә җибәргән. Маймычларны ашап бетергәч, быел ул идеядән кире кайтканнар. Күл тирәли таллар утыртканнар. Кыш көне күлдә балалар өчен шугалак ясаганнар. Бакчага кергән җирдә Аккош күле дип язылып куелса да, Рифкать абый аны «Кара кошлы Аккош күле» дип үзгәртергә ниятләп торуын әйтте.
Кафе территориясендә исә Фатыйма, Мөбарәк һәм Нәгыймә исемле тиеннәр яши. Ясалма сулыкта ташбакалар көн күрә.
- Бакча тирәли йөз төп миләш утырттык. Яз көне ак чәчәккә күмелсә, көзгә кып-кызыл җимешләре белән балкып утырачак, - ди хыялый җанлы Рифкать абый.
Ул безгә үзенең бәрәңге бакчасы уртасындагы 180 яшьлек имәнен дә күрсәтте.
- Мин монда Сабадан күчеп килдем. Күршедәге бабай, имәнне кисәр инде бу, дип курыккан. Мин исә нәкъ менә шул имән өчен алдым да инде бу мәйданны. Картаймыш көнемдә оныкларым бакчадагы имәнгә терәтеп утыртырлар, - дип елмая.
Киләчәктә шуның бер ботагына кечкенә генә өй ясап куярга да ниятли икән. Бакчасына егерме бер төп алмагач, койма тирәли миләшләр утырткан.
Казанга әйләнеп кайт­кач, без аның районнарын­да билгеле хәйрияче булуын, туган авылы Олы Кибәчедәге чишмәләрне төзекләндереп, аларны карап торуын, әнисе исемендәге җиде улаклы чишмәгә багышлап «Зөлхиҗҗә чишмәсе» җырын яздыртуын, ятим балаларны кунакка алып килеп, күңелләрен күрүен, Сабан туенда, 9 Май бәйрәмнәрендә авылдашларына концерт куйдыруын ишеттек. Шуңа өстәп, кушаматын да белдек - Бай Рифкать икән ул. Ул кайчандыр заготконторага эшкә урнаша. Ул вакытта товар кибеткә түгел, заготконторага кайта торган була. Аңа кадәр эшләп киткән кешегә халык йомыш белән килгәч, ул, Рифкатькә барыгыз, хәзер ул бай, дип әйтә торган булган. Шунан бирле аңа Бай кушаматы ябышып калган.
Авылдашлары кушамат белән ялгышмаганнар. Рифкать абый, чыннан да, бай. Мөлкәте белән генә түгел, күңеле белән искитмәле бай кеше.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: