Шәһри Казан

Штрафыңны түләмәсәң, чит илгә сәяхәт итү хыялда гына калырга мөмкин

Башкалада узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән яки түләмичә йөргән алты мең кеше административ җавапка тартылган. Шул исемлектәге 1826 казанлы унбиш тәүлеккә административ кулга алынган.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, быел Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, 15 мең казанлыга беркетмә тутырылган, 202 кеше унбиш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән. Суд 497 кешегә карата штрафларын ике мәртәбәгә арттыру җәзасы кулланган.

Штрафларын түләмәүчеләрнең транспорт чарасына, милкенә арест салу, шулай ук чит илләргә чыгуларын чикләү кебек кырыс җәзалар да кулланыла.

Узган ел, суд приставлары белән берлектә, Казанда 16 автомобильгә, 27 милеккә арест салынган, өч мең кеше чит илләргә чыгарттырылмаган. Быел да 392 казанлы чит илгә барудан мәхрүм калдырылган. Эш буенча яки ял сәфәренә җыенган очракларда, штрафларны кимендә бер ай алдан түләп бетерү хәерле. Чөнки бурычлылар исемлегеннән исемең сызып ташланганчы, билгеле бер вакыт уза.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге искәртүенчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларның кайбер төрләрен 20 көн эчендә түләсәң, 50 процент ташлама каралган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: