Шәһри Казан

Табиб әйтүенчә, баланың күзен планшет, кәрәзле телефон бетерә

"Әлли-бәлли бәү", "Спокойной ночи малыши" тапшыруларын түземсезлек белән көтеп ала идек кечкенә чакта.

Чөнки анда мультфильм күрсәтәләр. Ял көннәрендә дисней мультфильмнарын карау үзе бер бәйрәм була иде. Хәзер балаларга ул яктан җайлы. Бары мультфильмнар гына күрсәтә торган аерым бер каналлар бар. Бала көне буе да телевизор алдыннан кузгалмаска мөмкин. Ата-ана өчен өй җыештырганда, ашарга пешергәндә, башка берәр мөһим эш эшләгәндә комачауламыйча утырган бала рәхәт анысы. Икенче яктан, телевизор балага ничек тәэсир итә соң? Ул аннан нәрсәгә өйрәнә?

Мультфильмнарның мәгънәсенә тукталып тормый гына, телевизор, хәзерге заман гаджетларының баланың сәламәтлегенә китергән зыянын ачыклыйк. Әле мәктәпкә укырга да кермәгән кызымның күз күреме начарланган икәнен ишетеп гаҗәпләндем. Дәвалану узарга хастаханәгә бардык. Табиб әйтүенчә, баланың күзен телевизор, компьютердан бигрәк планшет, кәрәзле телефон бетерә икән. Бигрәк тә транспортта, караңгыда телефоннан төрле уеннар уйнаган баланың күз күреме сизелерлек начарлана, ди ул.

Мәктәптә телефонсыз булмый дип кызыбызга алган трубка да өйдә ята хәзер. Сыйныф җитәкчеләре: "Зинһар беренче сыйныфтан ук телефонга өйрәтмәгез әле балаларыгызны!Тәнәфестә дә шул телефоннарына багынып утыралар бит. Бала күзен генә түгел, үзен дә югалта бу телефондагы уеннар белән. Әйткәнне ишетмиләр, уйный белмиләр, алып килмәгез башка телефон", - дип кисәткәннән бирле телефонын мәктәпкә җибәргәнем юк. Ни хикмәт, телефонсыз да була икән бит.

Баланың телевизор, компьютер, төрле гаджетларга бәйлелеге күп очракта әти-әниләрдән тора. Еш кына сырхауханәләргә баргач та әниләре балаларына еламасын дип телефонын тоттырып куя. Яңа туган баланың игътибарын җәлеп итәр өчен уенчык урынына планшет кулланалар. Бер танышым авылда 2-3 айлык баласын үзен генә калдырырга туры килгәндә янына кабынган телефон куеп калдыра иде. Трубканың икенче башында үзе. Элемтә чикләнмәгән. Телефон сәгатьләр буе бала янында, әнисе баласы елаган тавышны трубкадан ишетүгә йөгереп килеп җитә. Рәхәт бит!
Улыбызның ике яшеннән үк "замечательно, превосходно" дип русча сөйләшә башлаганына бик аптыраган идек. Югыйсә, гаиләдә татарча гына аралашабыз, балалар бакчасына да йөрми, ә русча сөйли. Тора-бара серенә төшендек бугай: "Смешарики" мультфильмы геройлары шулай сөйләшә икән бит. "Маша и медведь"тәге Машаның кирелеге, кыланмышлары да балаларга күчкәне сизелә.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җитәме соң? Чегән баласына берни булмый аңа, яланаяк салкында да чаба, ашарына да юк дигән булабыз, ә бәлки нәкъ менә саф һавада чыныкканга, көн озын телевизор карап "агуланмаганга" авыруларга бирешмидер ул? Үземнең дә сынаганым бар, урамда уйнап кергән сабыйның битләре алсуланып китә, тынычлап йоклый, аппетиты да ачыла. Хәзерге тынгысыз заманда балаларга болай да игътибар аз бирелә, шуңадыр күрәсең, кулыма китап алсам, пластилиннан, төсле кәгазьләрдән берәр нәрсә ясарга чакырсам аерыла алмаган "Маша медведьләрен" ташлап тизрәк яныма килеп җитә балалар. Әкият, бишек җырларын яратып тыңлыйлар. Еш кына үзебез ялкауланабыз шул. "Аптыратма, арыдым, бар азрак телевизор кара",- дип баланы тагын шул экран каршына җибәрәбез.

Реклама

Бөтен нәрсә компьютерлашкан дөньяда баланың заманча техниканы үзләштерүе гаҗәп тә түгел анысы, кирәк тә. Россиядә яшәүчеләрнең 90 проценты кесә телефоныннан файдаланганда, сезнең бала гына читтә калмас бит инде. Бары чама хисен генә онытмаска кирәк. Телевизор карау, планшет, телефонда казыну белән беррәттән уенчылары белән уйнарга, китап укырга, өй эшләрендә булышырга, урамга чыгарга да вакыт тапсын иде балалар. Сәламәт бала чабарга, туздырырга, сикерергә тиеш дигән иде бер табиб.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау организациясе таләпләре буенча:
0-3 яшькә кадәр балаларга бөтенләй телевизор карарга ярамый.
3-7 яшьлек балаларга көненә иң күбе 30 минут экран каршында утырырга ярый.
7-10 яшьлекләргә көненә 30-50 минут, 11-18 яшьлекләргә исә көненә 1-3 сәгать телевизор карау рөхсәт ителә.

Кечкенә яшьтән телевизорны тиешеннән артык күп караган балаларның сөйләмендә тоткарлыклар, артык активлык, тиз кызып китүчәнлек, гәүдә төзелешендә кимчелекләр күзәтелергә мөмкин. Озак вакыт хәрәкәтләнмичә утырган баланың аппетиты начарлана, киресенчә, тазара башлавы да бар.

"Гаилә" гаиләне планлаштыру үзәгендә психолог Ирина Чулкова:
- Баласының сәламәтлегенә битараф булмаган ата-ана әлбәттә, сабыен телевизор каршында озак утыртмый. Компьютерда утыру, телефонда уйнау вакытын да чикли. Әлбәттә,балаларны заман гаджетларыннан аерып карап булмый. Җитмәсә, мәктәптә үк өй эшенә төрле рефератлар, презентацияләр ясарга кушып җибәрәләр. Боларның барысына да интернет ярдәм итә. Чама хисен онытмаска кирәк. Иң мөһиме - бала компьютер колына әйләнмәсен. Телефон, планшетка бәйлелек тумасын. Моның өчен ата-анага күбрәк бала белән шөгыльләнергә кирәк. Төрле уеннар уйнарга, бергәләп төрле эшләр башкарырга, сабый яшьтәшьләре белән аралашырга тиеш, балалар бакчасы да нык тәэсир итә. Компьютер, телефонда уйнаган баланы күзәтергә кирәк, нинди уеннар уйный ул, телевизордан нинди тапшырулар карый? Баланы контрольдә тоту - ата-ана бурычы.

Фото kupi-linzi.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: