16+

Татарның телсез “үги балалары”

Дини китаплар арасында исламны бозып күрсәтә торган китаплар да бар. Ислам, шулай ук христиан диннәре кадрлары җитми.

Татарның телсез “үги балалары”

Дини китаплар арасында исламны бозып күрсәтә торган китаплар да бар. Ислам, шулай ук христиан диннәре кадрлары җитми.

“Казанда һәм Татарстанда талантлы кешеләр яши, төрле милләтләр халкы тынычлыкта һәм ризалыкта гомер кичерә, бер-берсенең мәдәниятләрен хөрмәт итә, дини бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешә. Бу бик яхшы, моның белән котларга гына мөмкин”, – диде Россия Президенты Владимир Путин 19 декабрьдә турыдан-туры элемтәсе барышында.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэриядә узган Координация советы утырышында Президент Владимир Путинның әнә шул сүзләрен телгә алды, милләтара һәм динара татулыкның мөһимлеген искәртте.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова чыгышында әйтелгәнчә, Казанда 37 татар мәктәбе эшли. Узган уку елында 4 укучы бердәм дәүләт имтиханын, ә 717 укучы чыгарылыш имтиханын татар теленнән биргән. 

Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сүзләренә караганда, Халыклар дуслыгы йортында 269 милли-мәдәни һәм җәмәгать оешмасы теркәлгән.

– Милли оешмалар Татарстанның мәдәни тормышын бизиләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәреп торалар. Татарлар гомер-гомергә чувашлар, марилар һәм башка халыклар белән бергә дуслыкта яшәгән. Хәзер дә  чит илләрдән килгән кешеләр татарның җылы канаты астында үзенә урын таба, – диде Ренат Вәлиуллин.

Халыклар дуслыгы йортындагы якшәмбе мәктәбендә 26 милләт балалары үз телләрен өйрәнә. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге җитәкчесе Игорь Резниченко әйткәнчә, Казан икътисади тотрыклылыгы, тормыш уңайлылыгы, халыкларның дус яшәве белән чит илләр кешеләрен үзенә җәлеп итә. Казанда быелның 1 декабрь күрсәткечләре буенча 55 меңнән артык чит ил гражданы исәпләнә. Болар: бездә яшәүчеләр, эшләүчеләр һәм студентлар. Быел янә 929 чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданы булырга гариза язган.

– Республикада 2160 дини оешма исәпләнә. Диния нәзарәте “интернет мәдәрәсә” оештырды. Дини китаплар арасында исламны бозып күрсәтә торган китаплар да бар. Ислам, шулай ук христиан диннәре кадрлары җитми. Чит илләрдә укып кайткан кадрларның кайберләре традицион исламга карата каршылыклы фикерләр әйтә. Хәер, бүген чит илләргә барып укучылар саны кимеде, чөнки дини югары белемне Россиядә һәм Татарстанда да алып була. Мөселманнар арасында балаларын гаиләдә генә укыту шаукымы кими башлады, – диде Татарстан Рәисе департаментының дини оешмалар белән мөнәсәбәтләр буенча идарәсе җитәкчесе Альберт Дирзизов.

Казанның “Сабыйлар” балалар үзәге җитәкчесе Ләйсән Солтанова сөйләгәнчә, әлеге үзәктә 3-7 яшьләрдәге 60 бала татар телендә тәрбия ала. 
– Балаларга татар, рус һәм инглиз телләре өйрәтелә. Безгә мөрәҗәгать иткән ун гаиләнең берсендә генә балалар татар телендә иркен сөйләшә. Татарча белмәгән балаларны кабул итмибез, чөнки алар башка балаларны да русча сөйләшүгә күчерә һәм ана телебездәге тәрбия эшчәнлегенә комачаулык тудыра,– диде Ләйсән Солтанова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading