16+

Бер кулында рентген аппараты, икенчесендә синтезатор

Авыл бәйрәмнәре аеруча җылы, гади, халыкчан булуы белән аерыла. Шуңа да рухи азык алып кайтыйм әле дип, авылыбызда, әниләр көне уңаеннан, узган концертка барып килергә булдым.

Бер кулында рентген аппараты, икенчесендә синтезатор

Авыл бәйрәмнәре аеруча җылы, гади, халыкчан булуы белән аерыла. Шуңа да рухи азык алып кайтыйм әле дип, авылыбызда, әниләр көне уңаеннан, узган концертка барып килергә булдым.

Берсеннән-берсе таныш йөзләр, кичәге сабыйлар да бүген егет-кызлар булып үсеп җиткәннәр, сәхнәне “дер” китереп биетәләр. Менә сәхнәгә миңа таныш булмаган зат чыкты. Залдагы утыручылар да гаҗәпләнеп, бер-берсенә караша башлады. “Болар да танымадылар бугай,” - дип уйлап куйдым мин. Җырчының беренче көе үк бар авыл клубын сихерләде. Артта сөйләшеп утыручы абыйлар да тынып, бу моңлы көйне тыңларга керештеләр. Кунагыбыз исә бер-бер артлы үз җырлары белән таныштырды. Мине әлеге серле абыйның каян һәм кем булуы кызыксындырды.

Концерт ахырында мине аның белән таныштырдылар. Артист, дип уйлаган кешем табиб булып чыкты. Үзе авыруларны да дәвалый, аранжировкалар да, җырлар да яза икән. Сәхнәгә бик сирәк чыга, ләкин чыккан саен бөтен игътибарны үзенә җыя.

Фирдүс абый тумышы белән Апас районы Апас авылыннан булып чыкты. Якташлар икән. Ул рентгенолог, гериатр, композитор, аранжировщик һәм фотограф. Музыкага кечкенәдә үк битараф булмый, энесе белән бергә музыка мәктәбендә укып белем ала. Андагы укытучысы Хисамов Фатыйх Гаяз улы белән ул музыка иленә беренче тапкыр аяк баса һәм шул көннән бирле әлеге моң дөньясында кайный. Бүгенгә кадәр ул аны остазы итеп саный, киңәшләрен сорый. 

Фирдүс абыйның әни-әтисе дә җырларга ярата торган була. Кечкенә вакытта елга буенда җырлашып утырулар, зөләйлә уеннары да егеткә тәэсир итми калмый. Әнисенең дә улын гармунчы итү теләге чынга ашып, Фирдүс абый күңелендәге бөреләнеп килгән сәләт, бүгенге көндә инде чәчәк ата. 

Ләкин төп хезмәте итеп ул табиб һөнәрен сайлый. Тормыш аны төрле юнәлешләрдә сыный: Мөслим, Җәлил район хастаханәләрендә югары вазифаларда эшли, Сәламәтлек министрлыгында да хезмәт куя. Хәзерге көндә Тәтеш районы үзәк хастаханәсендә рентгенолог, гериатр булып эшли. “Сездә бит шундый көчле сәләт, моңга тартылыш бар, нигә табиб һөнәрен сайладыгыз?” - дип сорадым.

-Кешеләргә файдалы буласым килде. Хезмәт укытучым да “Синнән бик шәп табиб чыгачак”, - дигән иде. Бәлки аның сүзләре яшь күңелемне шулай канатландырып җибәргәндер. 
Фирдүс абый аеруча өлкән яшьтәге кешеләр белән эшли. Дәвалаудан тыш, күңел кичерешләрен тыңлыйм, киңәш бирергә тырышам ди ул.
- Авыруларны кабул иткәндә, дөрес дәвалану юлын күрсәтүдән кала, аларны тыңларга да кирәк. Күпләрнең балалары еракта, ялгыз яшиләр. Минемчә, табиб тәнне генә түгел, күңелне дә дәваларга тиеш.

Медицина институтында укып, вакыт аз калса да, Фирдүс абый үз шөгылен ташламый. Бер вакыт ялларга авылга кайткач, беренче тапкыр синтезатор тавышын ишетә. Бу кечкенә инструментның шундый матур татар көйләрен чыгара алуына соклана ул. Музыка мәктәбеннән сорап алып, төннәр буе көй язарга өйрәнә, синтезаторның асылын аңларга тырыша. Кулдан үзенә синтезатор сатып ала. Бүген исә аның йортында тавыш яздыру һәм җыр иҗат итү өчен үзенең кечкенә бер студиясе бар.

Аранжировкалар ясый башлавына да 20 еллап вакыт үткән. Беркая да укымыйча, барысын да үзлегеннән өйрәнә. 
– Музыка белән шөгыльләнү, минем өчен рухи азык булып тора. Бу мине өстәмә керем буларак түгел, ә иҗат итү ысулы буларак кызыктыра. Дусларым миңа шигырь язып бирә, мин аларны көй салам, - дип дәвам итә ул. - Бергә җыелышып, аралашу мөмкинлеге дә бу. Бергә иҗат җимешләре булдыру, өстәмә көч бирә.
Фирдүс абыйның хатыны да шәфкать туташы булып эшли. Гөлшат апа белән алар Сәламәтлек министрылыгында таныша. Булачак хатыны аны йомшак, сабыр холыклы булуы белән җәлеп итә. Гаилә корып җибәрәләр. Уллары Камил туа. Бүгенге көндә уллары да гаилә эшен дәвам итә. Казан дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлап, ординатурада укый. Булачак кардиохирург. Сүз дә юк, үрнәк гаилә.

– Улымны да музыка белән таныштырып карадым, күзләрендә кызыксыну күрмәгәч, мәҗбүр итмәдем. Үз теләге белән медицина юлын сайлады, уңышлы гына булсын, – Фирдүс абый.

Мин үземнең шундый талантлы якташларым булуы белән горурланам. Чын сәләтләр сәхнәдә генә түгел, гади халык арасында да бар. Тик алар матур күлмәк киеп кенә түгел, бер үк вакытта халыкка да файдалы булырга тырышып иҗат итәләр.

Әдилә Әхмәтшина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading