16+

Кулга кул тотнышып эшләгәндә генә конкрет нәтиҗәләргә ирешеп була

Быел Татарстан Рәисе грантлар бирү республика конкурсы буенча яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау юнәлешендә биш проект 5 миллион сумлык ярдәм алды.

Быел Татарстан Рәисе грантлар бирү республика конкурсы буенча яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау юнәлешендә биш проект 5 миллион сумлык ярдәм алды.

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү юнәлеше буенча ярдәмнең гомуми суммасы 25 миллион сум тәшкил иткән. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итүенчә, Россия Президенты грантлары фондына да заявкалар җибәрелгән. Анда унөч проект 23 миллион сумлык ярдәм алган. Шул рәвешле, иҗтимагый көчләр тарафыннан иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә 50 миллион сум җәлеп ителде, диде ул матбугат очрашуында.

Иҗтимагый палатаның үз махсус проектлары да булган. Быел аның тарафыннан гаилә волонтерлыгына аеруча зур игътибар бирелгән. 
– Бездә бик матур үрнәкләр бар. Хәйриячелек, волонтерлык белән гаиләләре белән шөгыльләнәләр, – диде спикер. 
Дәүләт органнары, хакимият, җәмгыять кулга кул тотнышып эшләгәндә генә конкрет нәтиҗәләргә ирешеп була дип җиткерде Зилә Вәлиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading