16+

Цирк могҗиза күрергә чакыра

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан циркы рекордлы сандагы тамаша куячак. Цирк беренче мәртәбә Яңа ел әкиятен гыйнвар ахырына кадәр озайтырга булган. Барлыгы 49 тамаша күрсәтү ниятләнә – традицион шәһәр «чыршылары» өчен бу рекорд.

Цирк могҗиза күрергә чакыра

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан циркы рекордлы сандагы тамаша куячак. Цирк беренче мәртәбә Яңа ел әкиятен гыйнвар ахырына кадәр озайтырга булган. Барлыгы 49 тамаша күрсәтү ниятләнә – традицион шәһәр «чыршылары» өчен бу рекорд.

Бүген яңа программаның генераль прогоны булды. Инде кичен аны беренче тамашачылар да күрә алачак. Льюис Кэроллның “Алиса могҗизалар илендә” әсәре мотивлары буенча куелган 2 сәгатьлек “Лабиринт” тамашасы олыларның да, кечкенәләрнең дә күңелен яулап алачак. Без инде күрдек -  белмичә генә әйтмибез. Көлдерде дә, уйнатты да, тын алмыйча утырган мизгелләр дә булды.  

“Лабиринт” могҗизалы әкияте Казан дәүләт циркы һәм Цветной бульвардагы Никулин Мәскәү циркының уртак проекты. Ике цирк артистлары, театр актерлары, Казан циркының балалар цирк мәктәбе һәм балет укучылары катнашындагы тамашаны иң яхшы цирк режиссерлары Евгений Шевцов һәм Ольга Полтарак куйган. Клоунада режиссеры – Андрей Шарнин.


Искиткеч цирк номерлары берәүне дә битараф калдырмаячак. Тамашачылар алдында клоуннар да, акробатлар да, хайваннар да – кечкенә этләрдән алып зур ак тигрларга кадәр чыгыш ясый.  Декорация һәм костюмнарның матурлыгы, һәр хәрәкәте уйланылган хореография һәм күңелгә үтеп керә торган музыка – боларның барысына таң калып утырасың. 

Әкиятнең сюжеты гади. Алиса, җил белән чәчелгән китап битләрен җыярга тырышып, Тылсымлы илгә эләгә. Анда ул ак куянны очрата һәм аның артыннан Лабиринтка чума. Аннан чыгу өчен, аңа төрле сынауларны узарга һәм үзенең куркуларын җиңәргә кирәк. Юлда ул Чешир мәчесе, Кызыл Королева, акылдан язган эшләпәче, тычкан Соня, Мистер Көзге белән очраша... һәркем кызга киңәш бирә һәм лабиринтта юл күрсәтүче була. Барысы да яхшы тәмамлана һәм финалда тамашачылар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраша. Яңа ел тамашасы бит бу!

Яңа ел тамашасы мәктәп каникуллары тәмамланганнан соң да 26 гыйнварга кадәр барачак. 38 көн эчендә, 2024 елның 20 декабреннән 2025 елның 26 гыйнварына кадәр могҗизалы “Лабиринт” әкиятен 98 меңгә кадәр тамашачы карый алачак. Алар арасында махсус хәрби операциядә хезмәт иткәннәрнең 10 мең гаилә әгъзасы да булачак. Билетларга ихтыяҗ зур – алырга өлгереп калыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading